/ Новости/ "Музей – хәтер почмагы". Начар авылында Рәиф Кадим улы Әмиров белән очрашу үтте

“Музей – хәтер почмагы”. Начар авылында Рәиф Кадим улы Әмиров белән очрашу үтте

24 январь көнне Начар авылында бик күңелле һәм бик әһәмиятле очрашу үтте. Авылдашыбыз филология фәннәре докторы профессор Рәиф Кадим улы Әмиров үзенең музейына очрашуга кайтты. Үзе белән БСТ каналыннанда кунаклар иярткән. Музейда бик матур әңгәмә үтте. Түбән Карыш авылы хакимияте башлыгы Ильяс Әхнәф улы да чыгыш ясады. Музей җитәкчесе Сабирова Флүзә бик җентекләп музей турында сөйләде. Сүзне дәвам итеп Рәиф Кадим улына бирелде. Ул музейның һәр экспонатларына байкау ясады, барысы турында да аңлатты. Аннан соң китапханәгә юлландык, анда да якташыбызга багышлап эшләнгән почмак бар, китап күргәзмәсе оештырылган. Рәиф Кадим улы сүзен дәвам итеп, киләчәктә агачтан эшләнгән әйберләрдән музей ачу турында да әйтеп үтте. Шуннан соң юлыбызны дәвам итеп музей буласы өйне карап, такта-ташларны, мәчетне, туган йортын карап, авыл урамнарын урап чыктык.

Полезные ссылки