/ Новости/ Көндәшле авыл китапханасында “ Куллардан гөлләр тама” исемле кичә үткәрелде.

Көндәшле авыл китапханасында “ Куллардан гөлләр тама” исемле кичә үткәрелде.

2022 ел Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Илебез халыкларының йолаларын, борынгы кәсепләренең тергезү, саклау, үстерү чикләрендә, авылыбызның яме булган китап укучыларыбыз салкын кыш булуына карамый Көндәшле авыл китапханасына “ Куллардан гөлләр тама” исемле кичәгә җыелдылар. Алар бар күңелләрен салып эшләгән эшләренең серләре белән уртаклаштылар. Наиля Фәляхиева ыргак белән күзнең яуын алырдай, утыргыч ябыуларын бәйләп күрсәтте. Үз ара эш уртаклашу кешеләрне бер – берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чара булып тора. Алай гына түгел, кул эшләре җанга рәхәтлек бирә. Кичәдә катнашучыларны китапханәче “ Милли бизәкләрдә – халык тарихы” исемле китап күргәзмәсе таныштырып үтте. Алтын куллы кунакларыбыз халкыбызның милли сыйфатын саклап калу һәм дәвам итүчеләрдә.

Полезные ссылки