/ Новости/ Югары Кансияр авыл китапханәсе яулык көнен билгеләгән.

Югары Кансияр авыл китапханәсе яулык көнен билгеләгән.

1 февральдә Бөтендөнья яулык көне билгеләп үтелә. Дөньяның төрле почмакларында әлеге истәлекле көн елдан-ел зурлап үткәрелә. Бәйрәм 2013 елда расланган. Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Никадәр төсләр төрлелеге, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Ни әйтсәң дә яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра. Хатын-кыз күрке – яулык дип, бердә юкка әйтелмидер. Менә безнең авылыбызның яме, күрке булган, хатын-кызларыбызның башларында да ак, аллы- гөлле, чәчкәле яулыклар. Бәйрәмнәргэ, дини чараларга, никахларга, эшкэ, ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә яулыкның сыйфатын, төсен, зурлыгын сайлап, башларына яулык бәйләгән авылдаш әби –апаларны, хатын-кызларны, кыз балаларны күреп, җан сөенә, аларга күңелдә соклану хисе туа.
Яулыкны килешле итеп бәйли белергә генә кирәк. Хатын-кызларыбыз аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә:ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп,яүлыкның үзен таратып аркага төшерә,ә бу,элекеге гадәт буенча,баш,муен,арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Дүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы җәй көне – эседән, кыш көне салкыннан саклый. Яулыкның ак төсле булуы – беренчедән, башны эссе сугудан сакласа, икенчедән, ул сафлык, чисталык билгесе.
Өчпочмаклап бәйләү – күбесенчә мөселман хатын – кызларына хас күренеш. Чөнки ислам әхлагы буенча, хатын –кызның киеме тәненә сыланып тормый.
Чалма кебек бәйләү – бик уңайлы, чәчне дә каплый, купшылап бизәргә дә мөмкин.
Чөеп бәйләү – йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый.
Яулык элек-электән килә. Нинди генә тарихи вакыйгалар, кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар. Аулак караңгы почмакта үзенең авыр язмышыннан күңеле тулып, яшьле күзләрен яулык очы белән сөрткән татар хатыны… Төрле кызыклы хәлләргә очраганда да кычкырып көлмичә, яулык чите белән авызын каплап, мөлаем генә елмайган татар хатыны… Бәйрәм көннәре җитсә шушы көннәрдә бәйләр өчен генә дип сакланган матур – матур яулыклар сандык төбеннән алына. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр, матурлык, сафлык. Яулыклар кебек, күңелләребез дә, хыялларыбыз да керсез һәм ак булсын.

Полезные ссылки