/ Новости/ Сәйтәк авыл китапханәсендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары” дип аталган эчтәлекле чара үтте.

Сәйтәк авыл китапханәсендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары” дип аталган эчтәлекле чара үтте.

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә.
Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, карга боткасы, боз озату, Корбан гаете, Ураза бәйрәме, каз өмәсе, никах-туй йоласы, бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла.
Татар халкын милләт буларак саклап калу, яшь буынга туган телебезне онытмыйча, халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре аша тәрбияләү максатында Сәйтәк авыл китапһанәсендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары” дип аталган эчтәлекле чара үтте.

Полезные ссылки