/ Новости/ Тучыбай авыл китапанәсендә “Сөлге бәйрәме ” үтте

Тучыбай авыл китапанәсендә “Сөлге бәйрәме ” үтте

Бар әле ул авыл өйләрендә
Чигү энәләре,киергеләр.
Өй түрләрен бизәп эленгәннәр,
Чиккән түрләмәләр, сөлгеләр.
Аларга соң нинди оста рәссам
Серен салган- калам хәйранга!
Сөлгеләрне яшь киленнәр чиккән
Бүләк итеп, атап мәйданга.
Һәр сөлгедән миңа язмыш карый,
Бизәкләре түгел өлгедән.
Буыннарның энә белән язган
Тарихларын укыйм сөлгедән.
Кич утырып, аулак өйләрдә хатын-кызларыбыз күз нурларын алырдай, искитмәле сөлгеләр сукканнар һәм чиккәннәр. Кызлар үзләренә бирнәлек әзерләгәннәр. Сөлге чигүнең серләре буыннан буынга күчеп килгән, кызларны бу эшкә кечкенәдән үк өйрәтә торган булганнар. Бу тиңсез сәнгать әсәрләре халкыбызның көндәлек тормышында, көнкүрешендә, җырларында киң урын алган. Аларны халык гасырлар буе юлдаш иткән һәм йорт-җир күрке итеп кенә түгел, гаилә ядкаре итеп тоткан.
Сөлге символ, милләтебезнең йөзе. Сөлге безнең хатын-кызларыбызның осталыгына хәйкәл. Аның өчен ир-егетләр сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр тошерелгән сөлгеләр иң зур буләк итеп каенанага бирелә торган булган. Кияуенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Чигүле алъяпкычлар, кулъяулыклар таратылган туй вакытларында. Кияү өенә беренче аяк басканда да ишек башларына чиккән сөлгесен элгән яшь килен.
Иң матур сөлгеләрне алып карасаң да, аларның бизәкләре бер-берсен кабатламаган. Бизәгенә карап, аларның исемнәре дә һәр якныкы үзенчә яңгырашлы: алмалы сөлге, асалы сөлге, чүпләмле сөлге, чуптарлы сөлге, күбәләкле сөлге, данлыклы казан сөлгеләре, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан халкыбыз.
Авыл китапханәсендә уткэн Сөлге бәйрәмендә гасырлар буе безнең ата-бабаларыбызның тормышын бизәп килгән сәнгать – чиккән сөлгеләр турында суз барды. Сөлгеләр ни өчен кирәк булган? Нинди сөлгеләр булган? Бәйрәмдә катнашкан кызлар бу сорауларга җәвап таптылар бу кичәдә.

Полезные ссылки