/ Без рубрики/ Көндэшле авыл китапханәсе. "Иҗатчының күңел дөньясы" 

Көндэшле авыл китапханәсе. “Иҗатчының күңел дөньясы” 

Минем кулымда авылдашыбыз Мөкатдис Сәмиевның “ Җиңәргә тормыш өчен” дип аталган шигырьләр һәм уйланулар китабы. Автор аны миңа, автографы белән, узган елның июнь урталарында ( җыентык март азакларында дөнья күрде) бүләк иткән иде. Авыл китапханәсе белән берлектә шушы китапны тәкъдим итү – иҗат кичәсе оештырырга берничә омтылыш булды, әмма пандемия зәхмәте моңа гел комачаулап килде. Чирнең яңа дулкыннары ишек какмаса, ул кичә үтәр, әлбәттә. Хәзергә мин шушы язмамда әлеге китапның эчтәлегенә һәм аның авторы шәхесенә һәм иҗатына хас булган кайбер үзенчәлекле мизгелләргә тукталып узмакчы, аларга үз бәямне бирмәкче булам.
Китап Көндәшле авылы күренешен сүрәтләгән матур фоторәсемле ярым каты тышлыкта чыккан. Җыентыкта авылдашыбызның 70 тән артык шигыре, берничә мәкаләсе, 37 фоторәсем ( күбесе төсле) урын алган. Шигырьләр алты тематик төркемгә туплап урнаштырылган. Һәрберсенең алдында эчтәлеге белән бәйле фәһемле шигырьдән берәр строфа бирелеп бара. Шушы бүлекләргә күз салып узыйк.
Беренче бүлекне мин шартлы рәвештә “ Яхшылык, изгелек – үлемсез” дип атар идем. Алдыннан бирелгән строфадан бу тулысынча аңлашыла: Исбатлап гел тарих безгә
Тапшырырга ашыга:
Үлемсезлек бирелә, дип,
Изгелеккә яхшыга
Әлеге бүлектә урын алган “ Бәхет булсын гомерле”, “ Күрә белик күбрәк шатлык”, “ Яхшы сүз үлми”, “ Картлык – шатлыкмы?” кебек шигырьләр матур гомер кичерүчеләрне зурлый, доньялыкта, үз тормышыңда яхшы сүзләргә колак салырга чакыра. Ә инде яшәү һәм үлем турындагы “ Кәфендә кесә юк”, “ Үлгәннән соң тәүбә юк”, “ Күпер” ( сират күпере күз уңында тотыла) шигырьләре, исемнәреннән үк күренгәнчә. яшәү мәгънәсе, тормышыңне игелекле гамәлләр белән бизәү кирәклеге турында сөйли.
Икенче бүлек җәмгыятьтә тәртип булу мөһимлеге, шул вакытта гына тормыш көннән – көнгә ямьләнергә мөмкинлеге турындагы шигыләрне эченә алган. Шагыйрь, уйлап эш итэргэ, яхшы киңәшләр бирүчеләр белән кеше котыртучыларны аера белергә өнди. “ Бер үк сүзләр – төрле уй” шигырендә ул капма – каршы кую ( антитеза) алымын уңышлы куллана: изге сүзләр һәм рәнҗү – каргашу, аларны ул таң ату һәм кояш баю белән чагыштыра.Шигырьнең исеменә салынган мәгънә исә “ Насыйп итсен Ходай бу кешегә. Барын күңеленә карата” дигән юлларда ачыклана. Чынлап та, яхшы күңелле кешегә дә, начар уйлысына да, эш – гамәлләренә, уй-фикер сөрешенә карата, Ходай барын бирә, тик икесенә ике төрлечә. Ул кешегә бөек байлык – зиһен биргән. Зиһен ярдәмендә кеше исемен саф тотып, балаларга, оныкларга дөрес тәрбия биреп, һәрвакыт хәрәкәттә булып, җиң сызганып эшләп яшәсәң, башкаларга матур үрнәк күрсәтсән, шул чагында үзең дә бәхетле булырсың, җәмгыятьтә тәртип булыр. Бу бүлекнең төп фикере шундый.
Өченче бүлек мәхәббәткә, аның илаһи көченә багышлана.Мөкатдисның лирик герое, әйткәндәй, ул Мөкатдисның бөтен иҗатында үзенә бик якын булып тора, мәхәббәткә бик җаваплы карый. Әйтик, аның фикеренчә, яшьлек язындагы вакытлыча гашыйк булып алган чор әле ул мәхәббәт түгел. Чын мәхәббәт- ул җимешле көз, ягъни бергә тормыш корып яшәп, балалар, оныклар шатлыгын күреп, картлык көннәреңдә үткәннәрең өчен горурлынып яшәү. “ Мәхәббәт – изге тойгы, хис, Гаиләнең бар тәме. Шуны тойган гаиләләр – Җәмгыятьнең бар яме”. Бу юллар артык шәрехләп тормасак та аңлашыладыр, мөгаен.
Чираттагы бүлектә автор шундый сүзләр юллый: “ Җылы синең һәрбер сүзең, Ямь – синең бар хәрәкәт. Күңелеңә кылганыңа – Ходай бирсен бәрәкәт”. Биредә сүз дөньядагы иң газиз кешеләр – әнкәйләр турында бара. Шигырьләрдә Мөкатдисның газизе – Шәһидә Вәлинур кызы Фазлыеваның чагу образын күрәбез.Шәһидә әби 8 бала анасы, гаять дини, укымышлы кеше иде. Мөкатдис аңардан күп догалар, сүрәләр өйрәнде. Әйткәндәй, ул Корьәнне бик матур итеп, мәкам белән көйләп укый. Шәһидә әби исә 2021 елның 27 апрелендә ахирәткә күчте (Мөкатдис әнкәсен картлык коннәрендә куркәм тәрбияләде). “ Әткәем белән әнкәем турында” дигән мәкаләсендә автор әткәсе Салимҗан Сәмигулла улы турында бик җылы сүзләр яза. Сәлимҗан ага, әйтергә кирәк, техника буенча нык оста белгеч булган, хезмәттәшләре аны “ дипломсыз инҗенер” дип йөрткәннәр. Мәшһүр Нурлыгаян Такаев исә: “ Менә, Сәлимҗанга тау хатле тимер – томыр өеме бирегез – ул аннан бер трактормы, комбайнмы корып чыга”, – дип, югары бәяли торган була. Ул шигьри күңелле кеше буларак, армиядән җәмәгатенә язган хатларында аңа гел шигырь багышлаган, шуларның берсе китапта да бирелгән.
Алдагы бүлекне мин “ Багышланулар” дип атар идем. Биредә шагыйрь үз тормыш юлында очраган яхшы күңелле кешеләргә җылы мөнәсәбәтен белдерә. Алар арасында хәрби хезмәткә баручы авылдашыбыз Илнур Галимханов, халык шагыйре Әнгам Атнабаев, дикторлар һәм алып баручылар Әхәт Мортазин, Рания Билалова, Флорида Корбанова, Тәтешледән каләмдәше Лиза Фәтхуллина, шагыйрә Гөл Мирһади, фотахәбәрче Газим Талипов кебек исемнәре киң билгеле шәхесләр, “ Юлдаш” каналы, “ Илан” кибете, “ Ямьле йорт”(“Уютный дом”) хезмәткәрләре бар.
Соңгы бүлек туган җир, туган тел, хөкүмәт һәм кеше мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Автор төрле ачышлар ясаучыларны, ачышларның яшәүгә яки үлемгә хезмәт итүләрен билгеләп үтә. Аның үтә дә дөрес фикеренчә, иҗат яшәсен өчен, укучы булуы зарур. Мөкатдис Сәмиев гөмере буена туган телен хөрмәт итүче, сөйләшкәндә саф татарча сөйләшүче кеше. Жәйләрен авылда кунакта булучы кызларыннан тик татарча гына сойләшуләрен таләп итә иде(әйткәндәй, куптән тугел ул икенчегә картәти булу бәхетен кичерде) “ Һәркем белсен туган телен”, “ Рәхмәт сиңа туган телем” шигырьләре телебезгә мәдхия булып яңгырый. Шулай ук ул сайлауларда уйлап тавыш бирергә чакыра, туган Җиребезнең мәңге яшәвен тели. Бөек Җинүңе мәңге истә тотарга өнди. Бүлек бик матур, сәхнәдән җырларлык мөнәҗәт белән тәмамлана.
Китап Балтач типографиясендә басылган, мөхәррире – Голнара Шәймөхәмәтова, техник мөхәррире – Гүзәлия Әхмәтҗанова. Голнара Зиннатнур кызы район китапханәсендәге бер очрашуда, язган кешене, үз уй-фикерләрен, хис – тойгыларың шигырь, нәсер, хикәя формасында бирергә тырышкан кешене – ул әсәр гел генә камил булмаска да мөмкин – тиргәшмәгез, ул барыбер язарга тырышкан, дигән фикерне белдергән иде. Форсаттан файдаланып, мин дә бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтемне белдерергә җөрәт итәм. Шигырь язучыларны, мәсәлән, мин өч төркемгә бүләм. Беренчеләре – шигырьчеләр, алар “ һә” дигәнче теләсә нинди күренешкә, кешегә, туган көнгә һәм башкаларга карата “шигырь” чыгарып алалар. Алардан гәзиттәге котлаулар, радио эфиры да азат түгел. Тыңлаучылар, укучылар да аларны мактыйлар. Тик тегеләре дә, болары да шигырьне бик примитив күзаллыйлар. Бу “ шигырьләрдә” ритм – рифмага да, иҗекләргә дә, гомүмәм шигырь төзелешенә артык әһәмият бирелми. Икенче төркем – каләм тибрәтүчеләр. Аларның шигыре шигырьгә охшаган, ритм да, рифмалар да саклана. Тик поэтик фикерләү, шигъри ачыш, образлылык шактый сай, я бөтенләй юк. Өченче төркем – иҗатчылар, аларның иҗат җимешләре бөтен әдәби таләпләргә туры килә, һәм еш кына алар профессиональ шагыйрләргә якын тора.
Мөкатдис Сәмиев мин иҗатчы дип атар идем. Ул шигырь төзелешенә, иҗекләрнең санына, рифмаларга бик җаваплы карый. Әйтеләсе фикерен төгәлерәк белдерү максатында кайбер сүзләргә логик басым ясап, сүзләрнең гадәти булмаган тәртибенә – инверсиягә мөрәжәгать итә, лексиконыннан җирле мишәр сөйләме дә чит тибәрелми. Шигырьләрнең исемнәре бик үзенчәлекле, алар халык мәкальләрен яисә фразеологизмнарны хәтерләтә: “ Хәрәкәттә – бәрәкәт”, “ Уйлата да уйлата, үлем гомер буйлата”, “ Юл куйсак без мөхәббәткә, яшәрбез тик мәнфәгатьтә”, “ Мактау сүзен “ Илан”га тиңләмәгез игъланга”, “ Мөнәҗәт тә һәм вәгазь дә булсыннар тик кәгаздә”, “ Калсам да мин бурычлы, үтим, әнкәй, бурычны” һ.б.
Бу – Мөкатдис Сәмиевның икенче китабы. Беренчесе “ Бәхет – тормыш кииңлеге” ( 2012) дип аталган иде. Якташыбызның шигырьләре районда донья күргән “ Туган җирдә туган хисләр” (2007), Уфада бастырылган “ Әдәби балкыш” җыентыкларында“ Балтач таңнары”, “ Кызыл таң” гәзитләрендә урын алды һәм алып килә.
Ул – фикер шагыйре. Шигырендә башта бер фикер бирә, шуны әдәби алымнар белән исбат итә һәм ахырда нәтиҗә ясый.Анын шигырьләрендә “нигез” сузе еш кулланыла, ул образ дәрәжәсенә кутәрелә. Мөкатдис узе дэ топле, нигезле кеше, эш-гамәлләре дә шундый. Иҗатында да, тормышта да гаярь, бунтарь кеше буларак, ул үз фикерен яклый белә һәм үз сүзендә нык тора. Китаптагы “ Шөкер итик Аллаһы Тәгаләгә” дигән язма да моны исбатлый. Сүз шул турыда бара: бервакытны Бөек Ватан сугышы корбаннарына мәктәп йортында мемориал комплекс төзү турында сүз барды. Идәрә янындагы элекке обелискның язмышы ничек булыр иде – билгесез. Мокатдис әнә шул авыл уртасындагы һәйкәлне саклап калу өчен чын мәгънәсендә көрәшкә ташланды, 264 кешедән имза җыеп, югары органнарга мөрәҗәгать итте. Җитәкчеләр аның сүзенә колак салдылар: обелиск, профнастил белән рәшәткәләнеп алынды һәм авылның бер яме ( достопримечательность) булып яшәвен дәвам итә. Яңасын да төзеделәр, мәктәп янәшәсендә, ул Дан скверы дип атала. Аңа карап кына искедән баш тартырга кирәкми, булган нәрсә яшәсен. Инде ябылып бетә язган фельдшерлык пунктының эшләп китүендә аның үҗәтлеге, тынгысызлыгының роле юк түгел. Әнә шундый, туган авылыбызның патриоты ул Мөкатдис Сәмиев.
Авылдашыбызның икенче китапына хәер – фатиха биреп баш сүз язучы Гол Мирһади болай ди. “ Гөрләп торган яшьлегендә, тик яхшы билгеләргә өләшкән студент, гаилә корып, газиз сабыйларың кулына алган чагында имәндәй ир –егетнең сәламәтлеге кискен какшый. Сайлаган һөнәр юлында тукталып калырга мәҗбүр, гаиләсенә терәк булудан мәхрүм итә аны мәрхәмәтсеә авыру. Әмма авыр сынау белән бергә зур ихтыяр көче дә бирә аңа Ходай. Аллаһы Тәгалә дә биргән, шуңа өстәп, ул үз – үзенә бик таләпчән, биргән вәгъдәсендә, сүзендә нык торучан ул. Балачагында ул үз – үзенә “ үскәч эчмим” дип ант итә һәм бүген алтынчы дистәне ваклаган чагында да шул антка тугры: бер тамчы сыра яитсә шампан да үз гомерендә капканы юк. Инвалид булса да, таза –сау кешеләрдән калышмый яши ул. Әллә кайдагы ерак урман болыннарына җәяү барып печән хәзерләп йөреде. Гомумән, күп сәләмәт кешеләр үрнәк алырлык сыйфатларга ия ул. Әйтелгәннәрне Гөл Мирһади сүзләре белән дә ныгытып куясым килә. Китапка автор сайлаган эпиграфка карата ул болай ди:
( Рәхмәтлемен, Раббем, сиңа!
Бирден ихтыяр көчен:
Сүндермәскә көч – дәртемне,
Җинәргә тормыш өчен):
“ Балтач районы Көндәшле авылында яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрь Мөкатдис Сәмиевның бар булмышы, язмышы менә шул дүрт юлга сыйган кебек”.
Шигърияттә исә аның үз әйтер сүзе бар. Авылдашларының, җәмгыятебезнең проблемаларын йөрәге аша үткәреп, халыкның игътибарын шул авыр мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү максатында публицистик рухтагы шигырьләр иҗат итә ул. Публицистика – ул халыкка йогынты ясау чарасы. Йогынты ясау өчен аның белән сөйләшергә кирәк. Мокатдис Сәмиев шигырләрендә еш кына укучысы белән диолог кора, бәхәскә керә, риторик сорау алымын куллана.Һәрберсенә мисаллар китерә башласам, бу, бердән, күп урын алыр, һәм икенчедән, кызыгы да кимер иде. Ә китапны үз кулына алып укыган һәр укучы исә бу сүзләрнең раслыгына һичшиксез инаныр,дип уйлыйм. Иҗаты ярдәмендә көрәшә шагыйрь. Һәм бу көрәштә, Мөкатдис дуска, авылдашка, каләмдәшкә, фикердәшкә әйтәсе килә: җинү безнең якта булачак!Мәгъдән Фазылов

Полезные ссылки