/ Новости/ 23 февральдә Халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 94 ел тула.

23 февральдә Халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 94 ел тула.

Әнгам Касим улы Атнабаев (1928 —1999) — Башҡортстанның халык шагыйре (1997), драматург, РСФСР-ның (1988) һәм Башкорт АССР-ының (1977) атказанган сәнгать эшмәкәре, Башкортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясе лауреаты, 1960 елдан СССР Языучылар союзы әгъзасы.

Мин кыш көне килдем синең якка…
Карлар ява иде буранлап…
Бураннарның усал хөкеменә
Буйсынганнар иде урамнар.
Шул урамнар безне таныштырды,
Адаштырды безне бураннар.

Мәхәббәттә адашканнар өчен
Кар-бураннар ни дә, җилләр ни?!
Җилләр генә тотып тыя мени
Хаттин ашкан ике юләрне?!

Югәннәрне салып ташладык та,
Сабый бала кебек кыландык,
Җилләр белән куышып уйнадык та,
Бураннарга кушылып җырладык.

Йөрәкләрнең кайнар тыны белән
Исемнәрне яздык ак карга…
Яшьлегемдә нигә очрамадың?_
Бирмәс идем сине ятларга!

Озын телләр, бәлки, гайбәт сөйләр,
Гайбәтләре китсен кадалып!
Мин кыш көне килдем синең янга,
Синең яктан китәм яз алып.

Әнгам Атнабаев

Полезные ссылки