/ Новости/ Тучыбай авылы китапханәсендә “Әниемнең җылы кочагы” исемле кичә үткәрелде

Тучыбай авылы китапханәсендә “Әниемнең җылы кочагы” исемле кичә үткәрелде

Бәйрәм белән котлыйм әле кызлар!
Безнең бәйрәм-язлар бәйрәме.
Ак бәхетләр генә теләп торсын
Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Рәхәтләнеп көлеп яшик әле
Боегу ул безгә килешми.
Сәләмәтлек, тыныч тормыш безгә
Алып килсен язлар килешли.

Барыбызга кояш нурын сипсен
Бүләк итеп якты көннәрен.
Бирсен Раббым карап сокланырга
Матур-матур тормыш гөлләрен.

Һәрбер көннең кадерләрен белеп
Яшик әле, әйдә гөрләшеп.
Иртән искән назлы җил егете
Йөрсен безгә бәхет өләшеп.

6-нчы март көнне авыл китапханәсендә  клуб белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәменә багышланган “Әниемнең җылы кочагы” исемле кичә үткәрелде. Кичәдә авыл хакимияте башлыгы Гафуров Җәлил Фидай улы гузәл затларны матур бәйрәмнәре белән котлады, җырлар җырланды, әниләр турында шигырьләр укылды бәйрәм бик күңелле үтте. Китапханәдә “Тормыш яме – атын-кыз !” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештрылган  иде.

Полезные ссылки