/ Новости/ Түбән Сикияз мәдәният йорты, китапханә белән берлектә , онытыла башлаган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны кире кайтару максатыннан “Кич утыру” оештырды.

Түбән Сикияз мәдәният йорты, китапханә белән берлектә , онытыла башлаган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны кире кайтару максатыннан “Кич утыру” оештырды.

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр. Миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп җерләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күбрәк телевизор,компьютер, телефонда утыра башладык.
Кичәгә авылыбызның мәдәният тормышында актив катнашучы хатын кызларыбыз җыйналды. Алар үзләре белән бәйләгән әйберләрен һәм кул эшләрен алып килделәр. Матур-матур бәйләнгән әйберләрдән “Бәйләмнәрдә күңел җылысы” дигән күргәзмә төзеп куйдык. Шулай ук “Могҗизалы бәйләм дөньясында” дигән баш астында китап- журналлардан күргәзмә төзедек . Кичәдә катнашучылар бәйләүнең килеп чыгу тарихы, файдалы яклары турында мәгълүматлар белән таныштылар. Самигуллина Гөлфизә апа узенең кул эшләре: кофта, башмак бәйләү алымнары белән таныштырды. Кул эшләреннән туктап торган арада йөзек салышлы да уйнап алдык.
Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.

 

Полезные ссылки