/ Новости/ “Милли ризык- майаш”- осталык дәресе. Иске Янбай авыл китапханәсе

“Милли ризык- майаш”- осталык дәресе. Иске Янбай авыл китапханәсе

“Милли ризык- майаш”- осталык дәресе.
Безнең Балтач районында төрле милләт халкы яши. Бер-беребезнең йолаларын өйрәнеп, гореф- гадәтләрен ихтирам итеп, милли ризыклардан сыйланып, тату, мул тормышта көн итәбез. Чираттагы осталык дәресе -майаш ризыгы турында. Башкортларда –бавырсак, татарларда- чәк-чәк, мишәрләрдә- майаш, кайбер җирле сөйләмдә – төш дип тә атыйлар. Терлек маена салып пешерелгән, балга, шикәргә катырылган, бу тәмле камыр ризыгын никах мәҗлесенә, туй табынына куялар, кунакка барганда күчтәнәч итеп тә алалар. Элек- электән әбиләребез бергәләшеп кич утырганда да, кайнар чәйгә мич (пич) алдында пешкән майаш салып, бер-берсен кыстап, тәмен белеп кенә чәйләр эчә торган булганнар. Майашның узенә генә хас булган үзенчәлекләре дә бар. Әлеге күркәм ризыкны пешерүнең иң беренче сере: камыр ясар алдыннан йомыркаларны туңдыру кирәк. Мәсәлән, үзең өчен генә бер-ике кило майаш пешерү өчен камырны 3- йомыркага басу да җитә. Йомырканы туңдыру камыр уңуга сәбәп диелә. Кыш көне аларны урамда, җәй көне суыткычта туңдырырга була. Туңдырган йомыркаларның кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретү кирәк. Аннан соң алар өстенә бер чеметеп тоз салына, яхшылап болгатыла. Шушыңа югары сортлы он кушып, сыек кына итеп камыр ясала. Ул – коймак камырыннан бераз куерак, токмачныкыннан азга йомшаграк булырга тиеш. Аннан тактага салып, аңа аз-азлап он куша-куша камырны үзләндерү кирәк. Камыр әзерләнеп беткәч, берничә кисәккә бүләргә, һәрбер кисәкне кул белән тактада әвәләп озынча таяк формасында сузасың. Әлеге озынча камырларның хәркайсысын пычак белән ике см. зурлыкта түгәрәк кисәкләргә киселә.
Пешерүнең тагы бер сере: майаш пешәчәк терлек мае салкынча булырга тиеш. Табага, сыйган кадэр, чи майаш кисәкләре тезелә һәм күмерле мич (пич) алдына утыртыла. Май җылынгач, майашлар төпкә ябышмаска табаны алып селкетергә кирәк.
Майаш әзерләү эшендә иң авыры камыр ясау түгел, ә аны пешерү. Май кайнап чыгуга, майашларны акрынлап болгатып тору кирәк. Камыр кисэкләре күз алдында күпереп китә, ә аннары кызара башлый. Майаш пешкәнлеген белү өчен аның берәрсе майдан алынып читкэ куела. Әгэр дә ул шиңә икән, ул әле пешеп җитмэгән дигән сүз.
Билгеле булганча бер табага гына күп камыр сыйдырырга мөмкин түгел. Шунлыктан чи майашларны бер-бер артлы, берничә табада пешерергә уңайлы. Пешкәннәрен майдан арындыру өчен дуршлагка бушатырга кирәк. Һәр пешергән вакытта да камырны салкынча эретелгән майга салу кирәк.

        

Полезные ссылки