/ Новости/ Хөрмәтле китап укучы дусларыбыз! Сезне Балтач үзәк китапханәсе яңа китаплар белән таныштыруын дәвам итә.

Хөрмәтле китап укучы дусларыбыз! Сезне Балтач үзәк китапханәсе яңа китаплар белән таныштыруын дәвам итә.

Айгөл Әхмәтгалиева “Туташ”
Романда татар театрына нигез салучыларның берсе булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Волжская язмышы XX гасырның киң колачлы тарихи вакыйгалары белән янәшә үрелеп бара. Артистканың бәхете һәм бәхетсезлеге, мәхәббәте, шәхси фаҗигасе болар барысы да укучыны үз дулкынына көйли, әсәр белән бербөтенгә әверелергә ярдәм итә.

Айгөл Әхмәтгалиева “Кичке таң”
Адәм баласы рәшә артыннан ыргыла. Куып тотса, нигә кирәген, ни эшлисен дә белмәгән халәттә, чаба да чаба. Юкса, карурманнар аша узамы, табаннарын пешерә-пешерә, утлы дала буйлап атлап киләме – чуалган сукмакларның барысы да бер ноктага алып киләсен бик яхшы аңлый. Аңлый, әмма үзенә дә хужа була алмаган килеш, күз алдында ялтырап күренгән рәшәгә хужа белергә теләп, ашыгуын гына белә…

Полезные ссылки