/ Новости/ Тушкыр авылы китапханәчесе Табынфест – 2022 фестивалендә гран-при яулады

Тушкыр авылы китапханәчесе Табынфест – 2022 фестивалендә гран-при яулады

18 июнь көнне кунакчыл Гафури районында табын токымнары башкорт яшьләренең IV “Табынфест-2022” республика фестивале узды. Анда балтачлылар да катнашты.

Фестиваль Таш-Асты авылы янындагы “Башкортстан йөрәге” мәйданында узды.

Биредә Башкортстан Республикасының Тәтешле, Учалы, Салават, Авыргазы, Кырмыскалы, Архангель, Дәүләкән, Әбҗәлил, Балтач районнарыннан һәм Оренбург өлкәсеннән делегацияләр очрашты.

Фестиваль программасында Батырлар истәлегенә стела ачу, кунаклары катнашында концерт программасы һәм театральләштерелгән тамаша, төрле мастер-класслар: “торак пунктлар тарихы һәм шәжәре төзү буенча архив чыганаклары белән эшләү”,” яшьләр инициативаларын яклау”, “башкортларның традицион киеме” конкурсы, “Табын батыры” һәм “Табын чибәре” бәйгеләре, спорт ярышлары каралган.

Халык осталарының һәм гамәли сәнгать осталарының күргәзмәсе эшләде.

Фестиваль гран-приен Тушкыр кызы Венера Хәмәтнурова яулады.

Полезные ссылки