/ Новости/ Түбән Сикияз мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Урманга барыйк әле, миллекләр бәйлик әле” дигән исем астында кичә үткәрдек.

Түбән Сикияз мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Урманга барыйк әле, миллекләр бәйлик әле” дигән исем астында кичә үткәрдек.

 Фольклор түгәрәгенә йөрүче апа- абыйлар белән табигатькә чыгып бер хозурланып кайту , әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу йөзеннән табигать кочагына миллек җыярга бардык.
Теләкләр тели-тели, сынамышлар әйтә-әйтә башта миллеккә ботаклар җыйдык. Арасына кушып бәйләрга яланнан төрле-төрле дару үләннәре җыеп алып килдек. Рәмилә апа безне миллек бәйләү серләренә төшендерде. Түгәрәкләнеп утырып, җырлый-җырлый миллек бәйләдек. Зәки абый гармунда сыздырды.

Миллекнең файдасы турында сөйләштек: миллекне бит ничек куллансаң да була: чабыныр өчен дә, мунчага чыгучы хуш исе өчен дә, үлән суыннан файдалану өчен дә. Чама хисен югалтмыйча, белеп кулланганда – тирә-ягыбызда үсүче һәр үләндә файда бар.
Каен себеркесе мускуллар, буыннар сызлаганда ярдәм итә, яраларны тиз төзәтә.
Юкә миллеге салкын тиюдән файдалы.
Артыш һәм ак чыршы миллеге тир бүленеп чыгуны тизләтә, кан әйләнешен яхшырта, грипп, бронхиттан булыша.
Кычыткан миллеге радикулит, подагра, ревматизмны дәвалый.
Имән миллеге майлы тиреле кешеләр өчен файдалы.

Туган якның шифалы үләннәре турында табышмаклар әйтештек, “Каен турында нинди җырлар беләсез ?” дигән уен уйнадык, мәкальләр искә алдык .
Чәчәккә күмелеп утырган болыннан, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, сукыр кычыткан, җир җиләге һәм башка дару үләннәре җыеп, бәйләгән миллекләребезне алып, күтәренке рух белән кайтыр юлга кузгалдык.

Полезные ссылки