/ Новости/ Тучыбай авыл китапханәсендә "Кабак бәйрәме" үтте

Тучыбай авыл китапханәсендә “Кабак бәйрәме” үтте

Кичә авыл китапханәсе мөдире чыгышы белән башланды. Әлләни исебез китмәгән кабакта әллә нинди хикмәтләр бар икән бит! Кабак иммунитетны ныгыта, анда йогышлы чирләргә каршы торырга булышучы Е, С, А, К витаминнары, цинк, селен бар. Үсемлек аксымы күп. Минераллардан магний, фосфор, калий, бакыр, тимер бар. Кабак ризыклары шулай ук организмны шлаклардан арындыра, цинк бавырны чистарта, аны 20-30 көн куллансаң, кандагы инсулинны җайга сала. Андагы Омега-3 кислотасы, В витамины невроздан файдалы.

Кабак төшенең файдасын да сызып ташларга ярамый: бер уч кабак төшендә организм таләп иткән кадәр магний һәм калий бар, ул исә йөрәк мускулларын ныгыта. Кабак төшен бигрәк тә балаларга ашатырга кирәк, ул эчәктәге паразитлардан арындыра…

Кичәдә авыл культура йорты мөдире Гафурова Эльмира кабакка багышланган табышмаклар эйтте. Катнашучылар викторина сорауларына җаваплар бирделәр.”Алтын көз”, “Кабак – бакча патшасы исемле кургәзмәләр белән таныштылар. Бәйрәм кабак кушып пешерелгән  тәмлекәчләр белән чәй өстәле артында дәвам итте.

Полезные ссылки