/ Без рубрики/ Балтач үзәк район китапханәсендә язучы Аида Хәйртдинованың "Кышкы юл озын иде" китабын тәкъдир итү кичәсе үтте

Балтач үзәк район китапханәсендә язучы Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” китабын тәкъдир итү кичәсе үтте

23 ноябрь көнне  Балтач үзәк район китапханәсендә җирле язучы Аида Хәйртдинованың, “Казан утлары” журналы нәшриятында басылган “Кышкы юл озын иде” китабын тәкъдир итүгә багышлап , “Үз юлымнан барам” дип аталган кичә үтте

Очрашуда Татарстан Республикасыннан килгән мәртәбәле язучыларыбыз Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Рөстәм Гарифуллин катнашты. Алар  Аида Радифовнаның  иҗатына югары бәя биреп , кабат очрашуларга өмет баглады.

Кунаклар авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Котлау сүзе белән чыгыш ясаучылар  киләчәктә дә  язучыдан тирән эчтәлекле әсәрләр көтеп калуларын  белдерде . Музыкаль сәламнәр белән аралашып барган бу очрашу укучылар  күңелендә бер матур хатирә булып калгандер дип ышанасы килә. Хәсән Туфан сүзләре белән әйтсәк: “Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.”

Без, китапханә хезмәткәрләре, Аида Радиф кызының тынгысыз иҗатында хезмәт җимешләренең киләчәктә дә бай һәм дәвамлы булыун теләп калабыз.

 

Полезные ссылки