/ Новости/ Иске Тимкә авыл китапханәсендә борынгы йолаларны искә тошереп каз канатын чыю йоласы куренеше курсәтелде

Иске Тимкә авыл китапханәсендә борынгы йолаларны искә тошереп каз канатын чыю йоласы куренеше курсәтелде

Халкыбыз борын-борыннан күп итеп кош-корт, казлар үстергән. Шуннан гөрләтеп каз өмәләре уздырганнар. Каз канаты суеру йоласы шул өмәләрнең бер өлеше. Гасырлык тарихыбызны үз эченә сыйдырган шул йолаларның бүгенге көндә яңартылуы милләт булып сакланып калуда бик зур роль уйный. Халкыбызның милли традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыру эшен яратып алып баручы актив апа-абыйлар хезмәте хөрмәткә лаек.

Борынгыдан татар халкын тырышлык, хезмәт соючәнлек, кешеләргә карата хәм аларнын эшләренә хормәт белән карау кебек сыйфатлар бизи.

“Каз канаты чыю йоласы” күренеше үсеп килүче балаларыбызга кызыклы мирас тапшыруда ярдәмче.

Авылнын апалары, кызлары жыелды. Бәйрәм уен -көлке, жырлар белән үрелеп барды. Каз канатын үрү серлэре белэн таныштырылды. Азакта каз маенда, бергә үргән канат белән коймак майлап чэй табыны  әзерләнде.

Полезные ссылки