/ Новости/ Авылыбызның күренекле кешеләре, Штәнде авылыннан Арсланов Фаил Фидаил улы турында

Авылыбызның күренекле кешеләре, Штәнде авылыннан Арсланов Фаил Фидаил улы турында

Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә – дип яза Антон Павлович Чехов.

Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул – шатлык чыганагыда. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше узен бәхетле тоя. Шундый кешеләр безнең Штәнде авылыбызда да барлар. Аларның берсе Арсланов Фаил Фидаил улы. Ул 1958 елнын 23 нояберндә Аскын районы Яңа Кара авылында туган. 1966 – 1969 елларда Әрдәгеш мәктәбендә укыган, аннары 1969-1976 елларда Штәнде урта белем бирү мәктәбен тәмамлагач,  1976 елны тракторда эшли башлый. 1977 елның маенда армия сафына алына. Хезмәттән кайткач эшен дәвам итә.

Механизатор һөнәре тынгысыз һөнәр ул. Иртә яздан, уңышка нигез салырга чыккан механизатор кара көзгә кадар басудан кайтып керми, эш артыннан эш үз чиратын көтеп кенә тора.

Фаил Фидаил улы – киң профильле механизатор, эш сөючән һәм бай тәҗрибә туплаган. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә. 1986 елда «За трудовое отличие» медаленә лаек була. 2002 елда Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы  бүләкләнә.

Хәзерге вакытта Фаил Фидаил улы хаклы ялда.

Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала.

Полезные ссылки