/ Новости/ Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем (Көндәшле авылы)

Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем (Көндәшле авылы)

Кереш сүз.

(Балтач районының данлыклы улы Мәүлит Фәләхиевның улы майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында бәян итә).

Минем әти турында китап язарга уйлаганым булмады. Ул күп гади совет кешеләре кебек үк яшәгән, эшләгән һәм сугышкан. Ул үзенең илен, туган төбәген, үз гаиләсен ярата иде. Әти үлгәннән соң, ничектер аның кәгазләрен актарып утырдым һәм аның авыр 30-нчы, 40-нчы еллардагы балачагы, яшьлеге, аннан инде сугышта булуы турында сөйләгән язмаларына тап булдым. Мин әтиемнең хәтере шулхәтле дә яхшыдыр, дип уйламый идем. Ул үзенең күп хезмәттәшләрен, аеруча үз күз алдында һәләк булганнарның исемнәрен исендә тоткан. Ул авыр бәрелешләрдә булган, шуларда күп дусларын югалткан, үзе азат итешкән бик күп торак пуктларның исемнәрен хәтердә тоткан. Ни өчен һәм кем өчен язуын да ул беркемгә дә сөйләмәгән. Истәлекләрен бастырып чыгарсыннар һәм аның ничек сугышканлыгын белсеннәр, дип язмаган ул боларны. Бары хәтерли торган, яза торган. Мин аның бөтен кәгазьләрен җыйдым, укып чыктым.Кайбер сүзләрне һәм җөмләләрне укый алмадым, аның почеркын тану авыр иде. Мөгаен, ул, дулкынланудан, ашыгып һәм танымаслык язган. Аның язмаларын озак өйрәнергә һәм чын-чыннан аларга “расшифровка” ясарга туры килде.

Бала чагыбызда әтиебез безгә сугыш, фронтта үзе белән булган төрле хәлләр турында сөйли иде. Ул Бөек Ватан сугышының барлык төп бәрелешләрендә һәм операцияләрендә катнашкан. Болар: Мәскәү өчен алыш, Курск алышы, Җитомир – Бердичев, Корсунь – Шевченков, Проскуров – Черновицы, Львов – Сандамир, Варшава – Познань, Көнчыгыш Померань һәм Берлин удар һөҗүм операцияләре. Башкортстанның төпкелдәге Көндәшле авылында туып үскән гади авыл егете, гади крестьян улы ничек сугышканны безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз һәм танышларыбыз, якташларыбыз, шулай ук киләчәк буын белсен һәм онытмасын дигән максаттан чыгып, мин аның истәлекләрен сезнең карамакка тәкъдим итәргә булдым.

Марат Фәләхиев, майор

 

Балачак һәм яшьлек.

Мин, Фәләхиев Мәүлит Фәләхи улы (тулысынча иң башта язылганча -Фәләхетдинов Миңнемәүлитҗан, дуслар, якташлар өчен – Мәүли Фәләхиев), 1919 елның 23 декабрендә Уфа губернасы, Бөре кантоны, Балтач районының Көндәшле авылында туганмын. Әтием – Шәйхетдинов Фәләхетдин, 1881 елгы, тумышы белән хәзерге Татарстанның Кукмара районы Бөятле авылыннан. Әнием – Мөхәмәтҗанова Салиха, 1897 елда Балтач районы Бигелде авылында туган. Әтиебез Чокалы авылында, аннан соң Аскын районында писар булып эшли. Хәтерлим, 1925-1926-нчы елларда әти – әниебез мунча сатып алдылар һәм аңардан идәнсез генә өй төзеделәр, өйдә йөрер өчен бер генә тактасы бар иде. 1928-нче елда Көндәшле башлангыч мәктәбенә укырга кердем, 1932-нче елда 4 классны тәмамлагач, Көндәшле авыл советына бухгалтер-хисапчы ярдәмчесе булып эшкә башладым. Хезмәт хакы аена 15 сум оклад иде. 8 ай әшләү дәверендә үзем беренче эшләп алган акчаларга костюм, башлык, ботинка, куртка алып кидем. Җәй эшләдем, көзен Югары Карыш авылындагы җидееллык мәктәпкә укырга бардым. Бергә йөрергә балалык дустым Гыйззәтнурны да күндердем. Бер үк вакытта үзебездә авыл советында да эшемне дәвам иттем. 1933 елда Чокалы җидееллык мәктәбендә укый башладым һәм аны 1936 елда тәмамлап чыктым.1934 -1935 елларда кышкы каникул вакытларында өлкәннәрне наданлык бетерү программасы буенча укытып йөредем. 1936 елда РКСМга (комсомол) әгъзә булып кердем. Түбән Сикияз авыл советына караган Тибел авылындагы пионер 1әм комсомол лагерлары эшендә катнашып, анда ДОСААФ тарафыннан хәрби хәзерлек эшенә өйрәтәләр иде. ГТО һәм ПРХО (правохимическая оборона), ВС (воршиловский стрелок) нормативларын тапшырдым. Дурт значок алдым. Бу миңа Кызыл Армия хезмәтен үткәндә нык ярдәм итте. 1936 елда Стәрлетамак шәһәрендәге сәяси – агарту техникумына (политпросветтехникум) укырга кердем. Ни сәбәптәндер, техникум ябылды, һәм аның урынына политпросвет мәктәп ачылды: бер һәм ике еллык. Ике еллык мәктәптә укырга күпме генә сорасам да, мине анда алмадылар, анда бары тик башкортларны гына кабул итәләр иде, ә мин милләтем буенча – татар. Бер еллык сәяси – агарту мәктәбен 1937 елда тәмамладым. Безне Мәдәният йортлары директорлары булып эшләргә хәзерләделәр. Өйгә кайттым һәм колхоз фермасына хисапчы (учетчик) булып эшли башладым.1937 елның июленнән 1938 елның августына чаклы – ВКП(б) ның Балтач райкомында китапханәче, ә 1938-нең августыннан 1939 елның февраленә кадәр үзебезнең Көндәшле магазинында сатучы булдым. 1939 ның февраленнән 16-нчы сентябренә кадәр Тельман исемендәге вакытта колхозның Комсомол комитеты секретаре булып та сайландым. Башта 9 комсомол әгъзасы булган булса, мин аларның санын 34 кешегә җиткердем. Комсомол рекомендациясе белән ВКП(б) сафына кердем.1939 елның 16-нчы сентябрендә Кызыл Армиягә хәрби хезмәткә чакырылдым.

 

Кызыл Армиядә хезмәт итү.

Балтач РВК-сыннан без армиягә 19 яшь егет киттек, мине төркемнең башлыгы итеп билгеләделәр. Барлык егетләр дә үзебезнең районнан иде: Садертдинов Муллый, Сабиров Әгъзәм – Зиләзекүлдән, Таһиров Мәҗит – Иске Янбай авылыннан, Данилов Михаил – Костелевадан (Кәстәләү), Кондратев – Кизгәнбаштан, Ибрагимов Бари белән Исламгалиев Тимергази – Сәйтәкнекеләр, Попов Михаил – “Киносеттән”, Петров Михаил – МТС-тан. Янә дә Доронин Михаил, Кузьмин, Гәрәев Сәхит бар иде. Калганнарын исемләп хәтерләмим.

Щучье Озеро станциясендә без вагоннарга төялдек һәм 20 тәүлек буена Ерак Көнчыгышка бардык. Ворошилов – Уссурийск шәһәренә килеп җиттек. “Учебкага” 134-нче өйрәнү-танк баталонына 42-нче танк бригадасына эләктем. 1940 елның маена кадәр радист һәм башня укчысы булырга өйрәндем, укыдым. Хәрби часть Хәсән күле янындагы сугышта катнашучыларга наградалар һәм истәлекле билгеләр тапшыру бара иде. Без аларга көнләшеп карадык, ни өчен аларга бар, ә безгә юк, без дә алар белән бергә сугышкан булыр идек, югыйсә. Шулай да, безнең буынга да озак көтәргә туры килмәде.

Өйрәнүләрне отличнога тәмамладым. Частьларга танкистлар җитешми иде, шуңа күрә отличникларны вакытыннан алда чыгардылар, сержант –отделение командиры званиясе бирделәр. Хезмәтемне 42-нче танк бригадасының 13-нче танк батальонында (1 КАДВФ) дәвам иттем. Т-26 танкында отделение командиры һәм башня укчысы, радист булдым. 1940 елның декабрендә мине 45-нче танк бригадасының өйрәнү ротасына отделение командиры итеп җибәрделәр. Бу Камень – Рыболовтан ерак булмаган Троицк дигән җир иде. Биредә мин радистлыкка укуны дәвам иттем.

1941 елның 10 маенда янә Ворошилов – Уссурийскка, 195-нче танк полкына, 239-нчы механикалаштырылган дивизиягә отделение командиры булып кайттым. Соңрак дивизияне 112-нче танк дивизиясе итеп үзгәрттеләр. 112-нче танк дивизиясе 1941 елның августында, 112-нче танк полкы һәм 239-нчы механикалаштырылган дивизия базасында оештырылды. Дивизия командиры итеп полковник Андрей Леонтьевич Гетман тәгаенләнде.

Фашистик Германия безнең Туган илебезгә бәреп кергәннән соң, без аның союзнигы – империалистик Япониянең безгә һөҗүм итүен көттек. Танкларыбыз сугыш кирәк-яраклары тулысынча җиһазландырылган, бакларына ягулык тутырылган иде. Мин радист, башня укчысы буларак, һәрвакыт танкта булдым. Экипажларның бер өлеше танкларда дежур торалар, шунда йоклыйлар да иде. Берчак үземнең танкта дежур торганда, бу 1941 елның 3-нче июле иде, мин Мәскәүне тыңладым. Мөһим хөкүмәт хәбәрен – Дәүләт Оборона Комитеты Председателе И.В. Сталинның чыгышын тапшыралар иде. Аның телләреннән аңладым: сугыш зур куркыныч тудыра һәм илдәге хәл бик катлаулы. Ул чакта мин командиры полковник Мартиросян С.С. булган 239-нчы механикалаштырылган дивизиядә танк радисты һәм башня укчысы идем. Күпләребез, шул исәптән мин дә, командованиядән безне фронтка җибәрүләрен сораганыбыз булды. Һәм бу көн озак көттермәде…

Мәгъдән Фазылов тәрҗемәсе

(Дәвамы бар)

 

Полезные ссылки