Шигьрият минутлары. Миләүшә Касимова (Тучыбай авылы)
Табигатьнең сихри, гүзәл мәле
Табигатьнең сихри, гүзәл мәле –
Күбәләкләп ап-ак кар ява.
Ак юрганга күмеп бар җиремне –
Әйтерсең лә ак сафлык ява.
Ап-ак карлар минем күңелемә
Өстиләр ак шатлык, ак өмет.
Ак хыялларга уралып киләм-
Яшәргә иде һәрчак сөенеп.
Ак карлардай ак бәхет-шатлыклар
Юлдаш булып һәрбер кешегә.
Көнләшү дә хәтта актан булып-
Карасына шайтан үчегә…
Ак юлларда көтсен ак өметләр.
Ак юл сезгә, ак юл безгә дә.
Ап-ак юллар телим җиркәемә,
Ак юл җәйдә, ак юл көздә дә,
Ак юл җирем шаулы язда да!