/ Новости/ Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем (Көндәшле авылы)

Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем (Көндәшле авылы)

(Балтач районының данлыклы улы Мәүлит Фәләхиевның улы майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында бәян итә).

112-нче танк дивизиясе тарихыннан.

1941 елның октябрь уртасына 112-нче танк дивизиясе фронтка озатуга әзер була. Дивизия, эшелоннарга төялеп, көнбатышка юл ала. Поездлар литер белән баралар, тукталышлар аз була. Паравозларга ягулык төяү өчен тукталганда, ашарга таратып йөриләр. Беренче эшелоннар 2-нче ноябрдә Подольск шәһәре районына килеп җитәләр. 4-нче ноябрь иртәсендә, Рязань – Мәскәү тимер юлы перегонында дивизия штабы һәм идарәсе урнашкан эшелонны немец самолётлары утка тота. Атылган вагонга ут каба, 4 кызыл армеец яралана, ә икесе Һәлак була. 7-нче ноябрьдә кичен Подольск станциясе районында ике дистә эшелонны бушату төгәлләнә, частьләр Лопасня дигән торак пункт тирәсендә урнашалар. Безнең мотоукчылар полкы танкларның бер өлеше 7-нче ноябрьдә Кызыл Мәйдәнда Парадта катнаша. Дивизия Көнбатыш фронт составына кертелә. Дивизиянең “боевое крещение” көне – 1941 елның 16-нчы ноябре. Хәрби берләшә, башка гаскәрләр белән бергә, Малеев – Вязовня – Высокиниги юнәлешендә һөҗүмгә ташлана. Берничә көн дәвамында дивизия Серпуховадан көнбатыштарак һәм төньяк-көнбатыштарак алыша. Шушы сугышлардан соң, полковник А.Л.Гетман дивизиясен ашыгыч рәвештә Кашира ягына ташлыйлар, немецларның бирегә үтеүен туктату кирәк була. 112-нче дивизия, йөз километрлык марш ясап, Каширада дошман танклары белән алышка керә.

 

Мәскәү яны сугышлары.

Немецлар Кашираны әйләнә-тирәсенә бәреп керделәр, без дошманны туктаттык, башкаларны электр белән тәэмин итүче Кашира электростанциясен саклап калдык. Малеево һәм Венев авыллары янындагы алышларның берсендә якташым, Зиләзекүл авылы егете, танк командиры, сержант Әгъзәм Сабиров һәлак булды. Мин шәһәрне урамнары буйлап танкларда узганда күрдем. Урамнар ком тутырылган капчыклар һәм тимер баганалар белән киртәләнгән иде, бөтен тәрәзәләргә аркылы-торкылы кәгазләр ябыштырылган. Без ишетеп тора һәм күрә идек: немец самолетлары һәр төнне һөҗүм итәләр, прожекторлар яктырта, зениткалар ата һәм ышыклаучы шарлар (шары – заграждения) һавага күтәрелә. Мәскәү безгә кызганыч иде, ләкин Мәскәү яши, Мәскәү тора иде. Әйтергә кирәк, башкаланы әйләндереп танкка каршы канаулар, рубежлар (ызаннар) казылган иде.

Безнең танкистлар Т-26 һәм БТ-7 җинел танкларда немецларның уртача Т-4 танкларына каршы каһарманнарча сугыштылар. 1941 елның декабрь – 1942 елнын январь айларында, немецларны хәлдән тайдырып, һөҗүмгә күчтеләр һәм аларны Мәскәү янында тар-мар иттеләр. Чигенгәндә, немецлар үз юлларындагы бөтен нәрсәне яндыралар, тирә-юньдәге бар нәрсәне юк итәләр. Күп авыллардан бары тик мич морҗалары гына торып кала.

Мин һәрвакыт дивизия командиры, полковник Андрей Леонтьевич Гетман танкында булдым (мин аны майор чагыннан ук белә идем). Башня укчы-радисты буларак, элемтә белән тәэмин иттем һәм Гетманның приказларын һәм командаларын командирларга һәм аларга буйсынганнарга ТК-3 радиостанциясе аша тапшырып тордым. Бер үк вакытта дивизия штабының команда пунктын сакладым. Дивизия штабы начальнигы подполковник М.Т.Леонов иде. Көнбатыш фронт белән армия генералы Г.К.Жуков командалык итте. Мәскәү асты сугышларында 49-нчы һәм 50-нче армияләр һәм генерал-майор Г.А. Беловның атлы армиясе составында алыштык.

Безнең дивизия немецлар камап алган Тула шәһәрен чалганыштан чыгарырга һәм дошман гаскәрен тар-мар итәргә булышты. Косая Гора һәм Ясная Поляна торак пунктларын азат итештек.

Тула өчен сугышларда якташыбыз Хуҗиев Мокыйп Хуҗа улы катнашты. Алар шәһәр урамнарында үлемгә дә әзер булып алыштылар.

Мин үз танкымнан һөҗүм итеп килүче немецларга ут яудырдым, шул ук вакытта Туланың кырыендагы Михайловка авылында урнашкан дивизия штабын сакладым. Косая Гора һәм Бубново тирәсендәге сугышларда, башня пулеметыннан атып, “Юнкерс” дигән немец самолетын бәреп тошердем. Ерак булмаган арада торган зенитчылар аның “эшен бетереп” куйдылар. Гудерианның икенче танк армиясе Туланы ала алмады һәм Мәскәүгә әйләнеч юлдан һөҗүм итәргә карар кылды. Бу операциядә безнең дивизия шәһәрне саклап калды.

 

Немец самолётлары белән бергә-бер алыш.

Бу хәл 1941 елның декабрь ахырында Калуга шәһәренә якын урында, Вортынск һәм Черемошня авыллары арасында булды. Мин танкыбызның позициясен үзгәртергә, яңа урынга күчәргә приказ алдым. Минем Т-26 танкы дивизия штабының команда пункты бинасы янында тора иде. Мин штабны саклый идем, команда пункты урынын алыштыру сәбәпле, башка участокка күчәргә кирәк иде. Шул вакытта дошман авияциясе юлларны бик каты бомбага тота башлады. Күченеп барганда, берничә немец самолетын күреп калдык. Алар бер танкны да автомашина яки атлы йөкне үткәрмиләр, барсын да аталар, бомбага тоталар. Безнең Т-26 юл буйлап акрын гына бара. Мин сержант званиясендә танк командиры һәм укчы-радист идем. Танк әкрен генә тизлектә бара, чөнки ул үзенең моторесурсын инде чыгарып бетергән, двигательне күптән алыштырасы, тик вакыты ул түгел. Калуганы азат иткәннән соң гына ремонт планлаштырылып тора иде, аннан – тагын яуга.

Юлдан бик сак кына барабыз, ватылган һәм кабыргасына яткан КВ-ны бомбага тотып җимергән, бөтен экипаж һәләк булган. КВ-дан 1,5 километр китәргә өлгермәдек немец самолетлары безнең өскә очып кунарга, бомбага тотарга башламасыннармы! Мин, люктан башымны чыгаргалап, механик-водительгә танкны координацияләргә булышам. Бомба безнең өскә оча икән, “алга” командасы бирәм. Әгәр бомба кырыйга төшәргә тиеш икән, уңга яки сулга кырт борылырга боерам, һәм бомба читтә ярыла. Һәм безнең танк әле туктап кала, әле алга ыргыла, әле урында әйләнә, әле уңга, әле сулга борыла. Ә бомбалар танкның янәшәсендә шартлый, ярчыклары броняны тоя. Бомба шартлаганда мин башымны яшерәм, люктан үрелеп карамыйм, бәлки люкны чак кына ачып, янә берәр бомба безнең өскә төшеп килмиме дип каранам. Самолетлар гүләве, бомбалар шартлавы танк моторы үкерүе – сөйләшсән, бернидә ишетеп булмый. Шуңа күрә мин водительнең аркасына төртәм – димәк алга барырга, кулны башына куям – туктарга, уң яки сул кулбашка кагылу уңга, я сулга борылырга. Немец “Юнкерс”-ларыннан берсе безнең танкка дүрт кабат ташланды, янәшәбезгә дүрт бомба тошеп ярылды. Самолетлар барлыгы уңлап бомба ташладылар һәм берсе дә тимәде, ә ярчыклар безгә куркыныч түгел. Менә шулай, без дошман самолетлары белән күзгә-күз, бергә-бер алышта җиңеп чыктык.

Без юлыбызны акрын тизлектә дәвам иттек, танк яралы кеше кебек, двигателе начар эшли иде.

Сугышта без дуслык кадерен белдек. Берәрсе берәр нәрсә эшләсә, аңа һәрвакыт ярдәм итә торган булдылар. Бер-беребезгә якташ дип эндәшә идек. Сугышта ярдәм күрсәтештек, патроннар, азык-төлек, тәмәке белән бүлештек, яралыларны сугышның иң куркыныч урыннарыннан сөйрәп алып чыгып коткардык. Үзең үлсәң дә, иптәшеңне коткар – безнең девиз шулай иде.

 

Калуга өлкәсен азат итү.

Яңа 1942 елны без әле азат ителгән Калуга шәһәрендә каршы алдык. Шунысы гына кызганыч: безнең взвод командирлары лейтенант Дергунов бу көнгә кадәр яши алмады. Ул Ока елгасы янында, Калуга өчен барган бәрелешләрнең берсендә танкында янды.

1942 елның январендә безнең танк девизиясен 112-нче танк бригадасы итеп үзгәрттеләр, ул Калуга шәһәрендә резервта торды. Бездә танклар да, кешеләрдән дә югалтулар зур иде.Танклар аз калгач, идарәдәге танклар, шул исәптән, безнең Т-26 танкы экипажы да, батальоннарга бирелде. 1942 елның 22 гыйнвар иртәсендә без Юхнов районы Зубово авылын азат итү өчен сугышка керергә приказ алдык. Бу сугышта мин дә катнаштым һәм могҗиза белән генә исән калдым.

Таң белән диярлек атаканы башладык. Авылда немецлар ныклы урнашканнар иде. Өйләр кирпечтән, һәм алар ут нокталары булып хезмәт итәләр. Немецлар кыю һәм омтылыш белән алышалар иде. Яктыртуга авыл кырыена барып җиттек. Безнең танклар дошманның оборонасын җимерде. Безнең Т-26 экипажында өч кеше, мин танк командиры һәм башня укчысы, Зайченко Е.О. – механик водитель, Катаев – моторист. Мин, дошманның тере көчләрен пушка һәм пулемет уты яудырып кырам. Танкны бер өй артында туктатып, пушкадан һәм пулеметтан атуны дәвам итәбез. Шул вакытта танкыбызның двигателе туктап-туктап эшли башламасынмы! Зайченко Е.А. танктан чыгып, двигательне көйли башлады. Тирә-юндә безнекеләр иде, ә немецлар елга арягында, 600-800 метр ераклыкта. Е.А. Зайченко, двигатель рәтләгәндә, дошманга кайсы якка ут яндырырга миңа да юнәлеш биреп торды. Дошман пулеметчысы исә чиркәү колоколнясыннан ата. Икенчесе агач башында утырып атыша. Мин ике пулеметчыны да юк иттем, алар безнең пехотага хәрәкәт итәргә бирмиләр иде. Бу алышта мин самоходканы һәм бер взвод кадәрле дошманны юк иттем, Е.А. Зайченко кычкыра: “Менә молодец! Капладың!”. Бер минут та үтмәгәндер, механик-водителем, пуля тиеп, танктан егылып төште. Немецлар, минем механикны шәйләп алып, безгә төбәп ата башлаганнар иде. Мин танктан сикереп чыгып, Катаевка пулеметыннан ут яудырырга боердым һәм механикка ярдәм күрсәтә башладым. Ул аркасына яраланган иде, көн суык, чишендереп тормадым, ат белән шунда ук бездән бик ерак булмаган госпитальгә озаттым. Операциядән соң механик-водителем үлгән. Евгений Зайченко сугышка кадәр җиде ел сверхсрочник булып хезмәт иткән, ифрат яхшы, отличный танкист, ас-водитель иде, танкны шулхәтле оста йөртә иде. Зайченко Евгений Алексеевич тумышы белән Чернигов өлкәсе Понорница поселогыннан иде.

Соңыннан без Катаев белән бергәләп танк двигателен төзекләндердек һәм үт яудыруны дәвам иттек. Мин танкны елга аша икенче якка, авыл очына алып киттем, Катаев атышып барды. Кечкенә елганы боз өстеннән кичтек, чөнки күпергә немецлар миналар куйганнар, һәм безнең бер танк минага эләгеп шартлады. Бераздан мин танк белән идарә итүне хезмәттәшемә тапшырдым һәм үзем ата башладым, чөнки ул бик төз атмый иде. Бу вакытта безне командиры Балбот булган танк экипажы узып китте. Урамның бер башында немецлар бу танкны яндырдылар, бөтен экипаж һәләк булды. Балботны частьта бик нык яраталар һәм хөрмәт итәләр иде, ул бик оста биюче булды, чечетканы, матрос биюен җитез бии иде.

Кинәт кенә танкыбызга табан гранаталар тоткан ике немецның шуышуын абайладым. Безне шартлатырга киләләр. Өске люкны ачып, өч гранатаны ташладым, тегеләрне юк иттем.

Бу сугышта экипажлары белән ике танкыбызны югалттык, немецларның ике төзек орудиесен кулга төшердек, соңрак аларны юк иттек. Янә термит снарядлы берничә орудияләрен алдык, йөзләгән немецны, биш пулемет расчетын юкка чыгардык һәм Зубово авылын тулысынча немецлардан азат иттек. Авыл зур – өйләр кирпечтән, ә түбәләре салам белән япкан.

Алыш тынганда инде кич иде һәм без авыл кырыена оборонага урнаштык. Безгә хәрби азык алып килделәр: снарядларны һәм патроннарны тулыландыра, танкларга ягулык тутыра башладылар. Ашарга да китерделәр, төшке һәм кичке аш бергә булды, чөнки төшкесен ашау һич мөмкин булмаган иде. Икенче көнне, Шелканова, Сосино һәм башка авылларны азат иттек. Алдагы көнне мин һәлак булган дусларыбыз өчен үч алдым. Төнлә батальон командирыннан Плоское авылын алырга дигән приказ алдык. Биредә дә бөтен өйләр кирпечтән иде. Пехотага ярдәм итү өчен, безнекен дә кертеп, өч танк билгеләнде. Кичке сәгать уннар иде. Безнең танк кышкы юлдан икенче булып бара. Немецлар рота тирәсе булган пехота көче белән сул флангтан атакалыйлар. Без аларны пулеметлар һәм пушкалардан юк иттек. Бервакыт танкыбыз бранясена пулялар бәрелгәнен ишетәм. Карасам, сул яктан, төп-төз басып, хәтта иелмичәдә, немец автоматчылары бара. Алар парадта баргандай атлыйлар. Бу – психик атака иде. Алар исерек иделәр һәм бара – барышлый танкка аталар иде. Мин шушы атакалаучы өстенә башка пулеметыннан ике диск (144 данә) патрон озаттым, немец солдатларының барысында (бер взвод) кырып алдым. Кич булсада, якты, көндезге кебек. Немецлар яктырткыч ракеталар җибәрәләр һәм трассалаучы (трассирующие) пулялар белән аталар. Моннан тыш, алар авыл читендәге өйләргә ут төрттеләр. Мин, кайда немец батареялары орудиеләреннән утлар күренеп кала, шул якка төбәп атам. Бездән алда баручы танк немец орудиясеннан юк ителде, аннан инде безнең танк та снаряд тиеп яңа башлады. Снаряд танкның бронясын тиште. Экипаждан механик водитель һәлак булды, ә башня укчысы Макушев каты яраланды, мин кулларымны пешердем. Безне каплаган Писарев танкы экипажы аркасында гына исән калдык. Янучы танктан ничек итте алай чыгып 100 метр китәргә өлгермәдек – танкыбыз шартлады, ә чираттагы снаряд аның башнясын нәк элек мин утырган җирдән җимерде. Өченче танк та бөтен экипажы белән юк ителде…

Мәгъдән Фазылов тәрҗемәсе

(Дәвамы бар)

Полезные ссылки