/ Новости/ Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем.

Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем.

(Балтач районының данлыклы улы Мәүлит Фәләхиевның улы майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында бәян итә).

Бөтен экипажлардан – ә бу тугыз кеше дигән сүз, бер мин могҗиза белән исән калдым һәм тәмугтан котылып чыктым. Мин үзебез атакага кузгалган Исходное авылына чаклы 3 км шуышып бардым. Тирә-юндә көчле атышлар бара, башны немец пушкасының кирпеч өйдән атып ятканын һәм аның бик яхшы маскировкаланган булганлыгын белдем. Бу алыш һәм башка сугышчан операцияләр өчен мине “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр.

Бригадада танклар җитми иде һәм икенче көнне, калган танкларны заправкаларга бензин ташырга, миңа ат бирделәр. Бер мичкә бензин салып өч рейс ясадым. Өч көн шулай ягулык ташыдым.

Көннәрдән бер көнне миңа немец самолеты атты, тик тидерә алмады. Алгарак барсам, бер километрдан юлда бомбежкадан җимерелгән ике автомашина күрдем. Берсенең водителе үлгән, икенчесе машинасын төзәтеп маташа иде. Мин аңа ватылган җирне төзәтергә ярдәм иттем һәм ары киттем. Урман яныннан барам, һәм кинәт автомат очередьлере ишетелә. Каранам – беркем дә юк. Ул да булса, немецлар “дум-дум” дип аталган шартлаучы (разрывные) пулялар белән атышалар икән, алар миннән өстәрәк очып үтеп, ерактарак шартлыйлар иде.

Өч көннән мине бригада штабына, командир, полковник А.Л.Гетман янына чакырып алдылар. Ул миннән танк, экипаж, узган алышлар турында сорашты. Мин ничек булган шулай сөйләп бирдем. Бригада командиры миңа үзенең ординарецы һәм шәхси сакчысы булырга тәкдим итте. Мин ризалаштым. Бик суык иде һәм минем өстемдә немец шинеле. Комбриг миңа үзенең полушубогын (кыска тунын) бирде, ул 60-нчы размерлы, ә миңа 46-нчы кирәк. Кыяфәтем көлкеле иде. Үземнең туным танкта янды.

Бу хәл 1942 елның кышында Калуга өлкәсе Чумазово авылы янында булды. Разведка ясап, кар катламының тирәнлеген билгеләргә кирәк иде. Танклар кар көртләрен ерып үтә алырлармы, юкмы – шуның өчен. Шушы максаттан, үзенә буйсынганнар белән командир һәм мин чаналарда разведкага киттек. Чаналарны урманда калдырдык һәм барыбыз да маскхалатларда нейтраль зонага юнәлдек. Мин төрле урыннарда карның тирәнлеген үлчи бардым, таякка билгеләп, командирга күрсәтә тордым. Ул кар тирәнлеген үтәргә кирәк урыннарны тагын-тагын күрсәтте. Бу юлы барсы да имин-аман узды.

Икенче көнне бу эшне дәвам иттек. Мин тун кигән, комбригның ординаторы Костя Зетку белән бергә идек. Задание үтәгәннән соң, ул бригада командирына доклад ясый иде. Бу юлы немецлар безне күреп алдылар һәм бөтен мәйданны минометлар һәм пулеметлардан утка тота башладылар. Урман ягына шуышып киттек, тик дошман гел генә чигенү юлын бүләргә тырышты һәм урманга шуышырга ирек бирмәде. Без көне буена, урыннарны алыштыра-алыштыра кар баскан кыр буена шуыштык, бары төнлә генә бу җәһәннәмнән, ягни нейтраль зонадан чыга алдык. Командирларга мондый заданияләрдә катнашу тыелган иде, чөнки алар моның өчен үз гөмерләре белән түләргә мөмкин иделәр.

1942 елның февралендә бригада яңа техника Т-34 танклары белән тулыландырылды. 1942 елның апрелендә 6-нчы танк корпусы төзелде. Корпус командиры итеп генерал-майор А.Л.Гетман тәгаенләнде, ә мин аның ординарецы булдым. Бу турыда А.Л.Гетман менә ничек яза: “6-нчы танк корпусын төзи башлау турында приказга 1942 елның 22 апрелендә кул куелды, ә дурт көннән мин Мәскәү янындагы кечкенә бер шәһәрчеккә килдем (ул Малоярославец иде), анда яңа берләшмәнең идарәсе урнашкан иде… Ә 1942 елның 3 маенда бригада, немец-фашист басып алучылар белән көрәш фронтында сугышчан заданиеларне үрнәкле үтәгәне, Мәскәү, Серпухов, Тула, Юхнов, Мосальск, Жиздра, Можайск, Козельск янындагы уңышлы алышлар һәм шуларга күрсәткән фидакарьлек һәм батырчылык өчен “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнде”.

Ржев юнәлешендә сугышалар.

6-нчы танк корпусы Көнбатыш фронт составына керде. 1942 елның июлендә Ржев шәһәре тирәсендә алышлар башланды. Безнең корпус резервта тора иде һәм менә приказ булды: танкларны, һөҗүмне көчәйтү өчен, сугышка кертергә. Корпусның танклары атакага ташландылар. Мин корпус командиры танкына утырып приказны комбатларга тапшырдым.

Осуга, Вазуза, Волга (Идел) елгаларында авыр сугышлар бара иде. 1942 елның сентябрендә Зубцово шәһәре районында Ржев өчен авыр сугышлар барды, бу урын “үлем үзәне” дип аталды. Погорелое городище, Зубцово калаларын азат иттек, елгаларны кичеп чыктык. Ләкин немецлар безгә караганда көчле, һәм алар Волга елгасының арягында уңайлы, җайлы позицияләрдә урнашканнар иде. Ржев ягыннан дошман бронепоездан ут тота. Безнең югалтулар күп булды.

Алгы сызыктагы (передовой) частларның хәрәкәте һәм аларны тәэмин итү юллары дошман күзе өчен ачык иде. Шуңа күрә ул урын “үлем үзәне” – “долина смерти” дип аталды. Барлык хәрәкәтләнгән нәрсәләрне, техниканы һәм кешеләрне бомбага тарттылар, еракка атучы (дальнобойная) артиллериядән аттылар. Күп танклар янды, дошман самолетлары безнең һәр танкны бомбага тотты. Поручениеләр үтәгәндә мин сугышның куркыныч участокларын көчкә үтеп чыктым. Килеп җитеп, приказ үтәлгәнен белдердем һәм тизрәк яшеренү урынына (укрытие) ашыктым, чөнки немец самолетларының бер төркеме безнең корпус командирының күзәтү пунктын бомбага тота башлады. “Юнкерслар”, урлап, безнең өскә турыга төштеләр (пикировали), бу нервларга һәм психикага бик көчле тәэсир итә. Шундый очракларда булды: кайсыбер сугышчылар, сиреналарның шулчаклы улавына түзә алмыйча, окопларыннан сикереп чыгалар иде.

1942 елның шушы сентябрь көнендә немец самолетлары иртәдән алып кичкә кадәр безнең позицияләрне, бөтен алгы чикне, хәтта тыл өлешләрен дә бомбага тотты. Корпус командиры шушы вакытта гел күзәтү пунктында булды. Бомбаларның берсе бездән нибары 1,5 – 2 метр арада төште. Мин, корпус командиры адъютанты өлкән лейтенант Белицкий окопта җир белән күмелдек, дүрт кеше үлде. Безнең икебезне казып чыгардылар, медсанбатка озаттылар. Минем авыздан һәм борыннан кан ага, контузия алганмын, ишетмим һәм сөйләшә алмыйм, “телсез чукракка” әйләндем. Ике атна дәвалангач, аякка бастым. Медсанбаттан чыккач – бу октябрь ае иде – корпус штабына килдем. Мине офицер званиесе – кече лейтенант бирелү белән котладылар. Мин 6-нчы танк корпусы командиры А.Л. Гетманның адъютанты булдым.

1942 елдагы Ржев – Вяземск операциясендә дошманның 12 дивизиясе тупланган иде, алар Сталинград сугышындагыларга ярдәмгә ташланырга тиеш иделәр. Аларның бер өлешен безнең танк корпусы он-талкан итеп изеп ташлады. 1942 ел азагында безнең корпусны Баш командование резервына тапшырдылар. Без Подольск шәһәре янына идек.

1943 елның январенда мине Көнбатыш фронт Баш командованиесе резервындагы 30-нчы автополкның автовзвод командиры итеп тәгаенләделәр. Ә 1943 елның 18 февраленнән 4 маена кадәр безне Воронеж фронтының 6-нчы гвардия армиясенең 95-нче аерым автобатальонына тапшырдылар, анда мин авторота командиры булдым.

1943 елның 1-нче февраленнән корпусны Осталиков торак пункты районына күчерәләр, анда ул 1-нче танк армиясе составына кертелә.

1943 елның 20-нче февраленнән корпус 1-нче танк армиясе составына Ржев – Сычев юнәлешендә һөҗүм операциясендә катнашты.

1943 елның 4-нче маеннан 29-ына кадәр резерв ротасы командиры булдым. Танк корпусын сугыш кирәк-яраклары (боеприпаслар) һәм ягулык белән тәэмин итеп тордым. Тула, Ефремов, Ливны, Елец, Шилово калаларын азат итү өчен барган сугышларда катнаштым.

1943 елның 7-нче мартында корпус Курск янына килеп җитте.

1943 елның маенда яңадан 6-нчы танк корпусы командиры генрал-майор А.Л. Гетманның адъютанты итеп тәгаенләндем.

1943 елның апрель – июль айларында корпус Фатеж, Щигры, Знаменск, Обоянь, Моква, Ивня һәм башка торак пункларын азат итүдәге авыр сугышларда катнаштым. Шушы төбәктә елга буенда чолганышта калдык һәм миномет-артиллерия утына эләктек. Безнең танк елгада туктап калды һәм без аннан көчкә-көчкә генә котылдык.

Кайчакларда өйдәге әти-әниләргә хат язарга җай чыга иде. Алар анда, азык-төлек белән дә кыен, барысын да фронтка җибәрәбез, дип язалар иде. Мин аларга үземнең акча аттестатымны җибәрдем, кайвакыт посылкалар салгаладым.

1943 елның 6-нчы июлендә корпус Курск дугасына алышка керде. Курск сугышында мин корпус командиры адъютанты булдым, һәртөрле приказлар үтәдем. Авыр танк сугышлары булды, ике яклап та меңнәрчә танклар катнашты. Немецларда “Тигрлар”, “Пантералар”, “Фердинандлар” иде. Танк корпусыбыз Томаровка һәм Богодухов аша һөҗүмгә барды. Биредә якташым, Сәйтәк авылы егете Тимергази Исламгалиев һәлак булды. Курск сугышы өчен мине икенчегә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр.

Август аенда танк корпусыбыз 1-нче Украина фронты составында Белгород – Харьков юнәлешендәге һөҗүмнәрдә катнашты. Ахтырка һәм Богодухов шәһәрләрен азат иттек. Биредә 112-нче танк бригадасы командиры полковник М.Т.Леонов, башына снаряд ярчыгы тиеп һәлак булды. Полковникны, хәрби хөрмәтләү күрсәтеп, Богодуховода җирләделәр.

Лебедин, Гадяч, Бердичев шәһәрләрен, Казатин станциясен азат итүдә катнаштым. Черновцы шәһәрен, Төньяк Буковинаны – ул Карпат янына азат иткәннән соң, 6-нчы танк корпусына карпат яны – “Прикарпатский” исеме бирелде. 1943 елның 23-нче октябренда 6-нчы танк корпусы 11-нче гвардия танк корпусы итеп үзгәртелде. Корпус белән элеккечә үк генерал-лейтенант А.Л.Гетман командалык итте. Миңа лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирделәр, мин корпус командиры адъютанты булдым.

1944 елның гыйнвары – февраленда 11-нче танк корпусы 1-нче Украина фронты составында Корсунь – Шевченко операциясенда катнашты. Украинаның Чортков, Черновцы, Копычинцы шәһәрләре һәм башка торак пунктлары азат ителде. Бу алышлардан соң, танк корпусы алдына яңа бурыч куелды. Безне 1-нче танк армиясен, фронтның сул флангысыннан уң якка, Украинаны азат итү өчен Львов янында сугышлар барган тарафка күчерделәр…

Мәгъдән Фазылов тәрҗемәсе (Дәвамы бар)

Полезные ссылки