/ Новости/ Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем.

Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем.

(Балтач районының данлыклы улы Мәүлит Фәләхиевның улы майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында бәян итә).

1-нче танк армиясе тарихыннан.

“Польшаның коньяк районнары икътисади һәм стратегик яктан зур әһәмияткә ия иделәр. Шуңа күрә немец командованиесе ничек кенә булса да Көнбатыш Украинаны тотып калырга һәм совет гаскәрләрен бу төбәктә Польшага чыгармаска омтылды. Ул бар көченә үзенең оборонасын ныгытты һәм камилләштерде.

1-нче Украина фронты командованиесе ике удар һөҗүм ясарга карар итте: Львов һәм Рава-Рус юнәлешләрендә, бу “Төньяк Украина” армиясе төркемен бүлгәләргә һәм аны Бродов каласы төбәгенә камап алып тар-мар итәргә мөмкинлек бирә иде. 1944 елның 13-нче июлендә 1-нче Украина фронты гаскәрләре Рава-Рус һәм Львов юнәлешләрендә һөҗүмгә күчтеләр, 17 июль иртәсендә исә 1-нче гвардия танк армиясе дә һөҗүм башлады.

Беренче танк армиясе 27-нче июль төнендә Ярослав шәһәрен алды, ә 28 июль төнендә инде Вислага табан хәрәкәт итә башлады. Аңа, дошман белән бәрелешкә кермичә генә, бер тәүлек эчендә Сандомир шәһәре янында Висла елгасына чыгарга һәм плацдарм яуларга приказ бирелгән иде. Иваново – Франковск, Славута, Изяслав, Ямполь, Хоростков, Городок, Золочев, Броды, Перемышляны шәһәрләрен азат итү өчен авыр бәрелешләр барды. Львов – Сандомир операциясе нәтиҗәсендә, совет гаскәре Украина ССР-ның 1941 елда булган чикләрдәге бөтен территорияны азат итүне тулысынча тәмамладылар. Операция барышында “Төньяк Украина” армиясе группасын тар-мар итү бары тик 1-нче Украина фронты көчләре белән хәл ителде. Висланы кичү һәм Сандомир киләчәктә Силезия юнәлешендәге һөҗүмнәре өчен зур әһәмияткә ия булды”.

Украинадагы бәрелешләрдән соң, 1-нче танк армиясе Польшага керде. Сандомир плацдармында көчле һәм аяусыз алышлар булды. Польшадагы Сандомир шәһәре тирәсендәге бу районны немец – фашист командованиесе бик ныгыткан иде. Висла елгасы да табигый киртә булып тора. Тик бу вакытта безнең гаскәрләрнең һөҗүмнән омтылышын бернинди дә ныгытмалар туктата алмый иде.

Иртән, төтен пәрдәсе астында, көнбатыш ярга чыктык. Алыша-алыша акрын гына алга үтеп, шактый тиз арада 10 километрга эчкә уздык, киңлеге 1,5 километрдан 6 километр чаклы булыр.

Тирән капчык сыман урында миңа өч төн буе корпус командиры генерал А.Л.Гетманның аерым поручениеләрен үтәргә туры килде. Бу хәл 1944 елның августында Польша территориясендәге Сандомир плацдармында булды. Миңа корпус командиры адъютанты буларак, корпусның штаб начальнигы заданиеләрен үтәргә туры килде. Мин корпус комиссарына донесение илтеп тапшырдым, ә ул танк бригадасы командирның күзәтү пунктында тора иде. Ике төн рәттән задание үтәгәч шоферыбыз Дмитрий Моравин, мине куркыныч зурлыгы турында кисәтте һәм ялгыз йөрмәскә киңәш итте. Бу юлы мин үзем белән сержант Кузьменконы алып донесение илтеп тапшырдык, кире кайтыр юлга чыктык. Дошман ара-тирә яктырткыч ракеталар җибәрә. Безнең алдагы бер ракета бөтен тирә-якны яктыртып җибәрде һәм без ни күрәбез: бездән 100 адымнарда 20-ләп немец солдаты безгә табан килә. Мөгаен, бу аларның разведкасы булгандыр. Мин сержант Кузьменконың терсәгенә төрттем, һәм без тиз генә арыш эченә ташландык, шул уңайга автоматлардан ут ачтык. Немецлар да атышып алдылар һәм кире борылдылар. Атыш ераклашкан тавышлардан аларның китүләрен аңлап була иде. Шулай итеп, икәүләп без аларның планнарын боздык. Артабан без арыш басуы белән киттек. Үзебезнең штабка имин кайтып җиттек, пакетны штаб начальнигына тапшырдык, дошман белән атыш турында әйттек.

1944 елның августында 1-нче танк армиясе ВГК (Югары Баш Командование) Ставкасы резервына комплектлап бетерү өчен чыгарылды. 1944 елның 1-нче октябреннән мине 1-нче Украина фронты 1-нче танк армиясе 11-нче танк корпусының 6-нчы аерым ГСМ ташу автотранспорт ротасына ягулык-майлау материаллары буенча техник итеп билгеләделәр. Бер үк вакытта ягулык ташу автовзводы командиры вазыйфаларын үтәдем.

1944 елның 25 ноябрендә корпус, 1-нче гвардия армиясе составында, 1-нче Белоруссия фронты гаскәрләренә тапшырылды. Польша җирендә каты сугышлар барды. Буг, Висла, Одер елгаларын кичү аеруча авыр булды. Варшава – Познань операциясе баршында Польша шәһәрләре: ноябрдә – Любин, гыйнварда – Познань, Лодзь, ә 17-нче гыйнварда башкаласы Варшава азат ителде. 1945 елның гыйвары – февралендә Көнчыгыш Померань операциясе уңышлы үтте, Кеслин, Келберн, Донциг, Гдыня, Радом, Томашув, Кельце, Мазовецки, Лонеберн калалары азат ителде. Мин Донциг һәм Гданьск шәһәрләрен азат итү сугышларында мөһим заданиеләр үтәдем. 6-нчы авторота автомобильчеләренең өлеше ифрат зур булды. Корпус авторотасы составы азсанлы булуга карамастан, шоферлар унлата көч белән эшләделәр, бер машина ун машиналык эшләде.

Хәтергә бер эпизод килә. 1945 елның март аенда, танк корпусы Донциг һәм Гдыня шәһәрләренә бик якынайгач бер вакытта, артиллерия һәм “катюшалар” өчен сугыш кирәк-яраклары җитми башлады. Командование шундый боерык бирде: тиз арада Лонеберн шәһәреннән (бер якка ара 500 км) снарядлар алып килергә. Бу эш өчен 20 машина җыелды, мине җитәкче итеп билгеләделәр. Барыбыз да имин барып җиттек. Боеприпасларны төягәч, мин водительләр алдына бурыч куйдым: машиналар оелешергә тиеш түгел, аерым бер интервалны тотарга. Дошман самолетлары автомобильләрне бомбага тотарга мөмкин. Водительләр снарядларны үзләре төяделәр һәм автомобильләрен үзләре маскировкаладылар. Икенче көнне төш чагында кайтып җиттек, ә безне кичкә генә көтәләр иде.

Караңгы төшкәнне көттек, чөнки немецлар безнең территорияне туплардан утка тоталар иде. Төнлә снарядларны позицияләрдәге артиллеристларга таратып чыктык. Алар, снарядларны алу белән, дошман ягына ата башладылар. Без үз бурычыбызны бу юлы уңышлы башкарып чыктык. Шоферлар Савицкий, Варфалонив, Сосенкин, Архипов, Тишков, Мельник, Джуров үзләрен бик яхшы күрсәттеләр, аларга наградалар бирелде. Мине бу операция өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләделәр.

Юлларда гел генә уңыш елмаймый. Кайчак шоферларга алышка керергә туры килә иде, аларның автоматлары һәрвакыт әзер йөрде. Немецлар безнең коммуникацияләрне еш кисәләр иде. Козлин шәһәре янында шулай булды: немец танклары һәм автоматчылары безнең юлны кистеләр, һәм безгә танкистлардан ярдәм сорарга туры килде. Алар юлыбызны тазарттылар, һәм без хәрәкәтне дәвам иттек. Тәүлегенә 1-2 генә сәгать йоклаган чаклар да булды. Кайчак атналар буе йокламый йөредек. Тик куркыныч булуга һәм арыганлыкка карамастан, шоферлар, үзләренең тыйнак кына хезмәтләре белән, җиңүне якынайттылар.

Шундый очрак хәтергә килә. Корпус штабы каршында “Студебеккер” маркалы Америка автомобиле бар иде, аны олы яшьтәге шофер йөртте. Ул техникага үтә дә сак, пөхтә мөнәсәбәттә иде, үз вакытында карап, булдыра алганчы төзек тота иде. Аның үз машинасын яратуы күзгә бәрелеп тора иде.   Җинүдән соң, “ленд-лиз” буенча алынган машиналарны америкалыларга кире бирергә приказ булды. Ул үз машинасын чистартып, буяп, комплектлап, тапшыру өчен диңгез портына алып китте. Машинаны тапшырып, частка әйләнеп кайткач, портта ниләр булганын күз яшьләре аша бәян итте. Аның күз алдында американнар машинаны тимер-томыр кисәкләренә ваклаучы пресс астына җибәргәннәр.

Көнчыгыш Померань операциясе тәмамлангач, Берлинны штурмлауга хәзерлек башланды. Берлинга җитәрәк булган Кюстрин шәһәре янында, ротаны эзләп барганда, урманда бер төркем немец солдатларына тап булдым. Алар 18 кеше иде, барсын да әсирлеккә алып (алар землянкада яшеренеп ятканнар), янәшәдәге задание үтәү юлымны дәвам иттем.

Берлин 3 ныгытылган оборона полосасыннан тора иде: тышкы, эчке һәм шәһәр оборонасы. 1945 елның 24 апрелендә Берлинны камап алу тәмамланды, өстәвенә Берлин төркеме ике бер-берсеннән өзелгән төркемчекләргә бүлендерелде. 25-нче апрельдә безнең гаскәрләр Торгау шәһәре төбәгендә Эльбага чыкты һәм Америка гаскәрләре белән очрашты.

Берлин операциясе 16-нчы апрельдә иртәнге сәгать 3-тә башланды. Танклар һәм машиналар һөҗүменә көчле прожекторлар яктысы кушылды. Берлин операциясендә җәмгысы 2,5 миллион кеше катнашты. Шәһәрдә немецлар, безне куркытырга, русча язылган листовкалар ташлаганнар. Анда болай язылган: “Берлинда 600 000 өй, аларның һәрберсе – крепость, ул сезгә кабер булачак”. Ләкин безнең солдатны, бигрәк тә җинү алдыннан инде берни белән дә куркытып булмый иде.

Немецлар Берлин, Германия капитуляциясе буенча безнең шартларны кабул итмәделәр. Ә 1941 елның 12-нче ноябрендә Гитлер Ставкасы “Үзәк” армиясе группасы командующиена шундый күрсәтмә биргән иде: “Фюрер Мәскәү капитуляциясен, әгәр ул каршы як тарафыннан тәкъдим ителсә дә, кабул итмәскә, дигән карарга килде”. Берлинда авыр, канкойгыч алышлар, һәр өй өчен сугыш барды, өйләр бик яхшы ныгытылган иде, фо́льксшту́рмнар күп иде. Без Берлиннан – ягулык, ә Берлинга боеприпаслар ташыдык. Берлиннан бару бик авыр иде, чөнки каршыга килүче техника күп. 1945 елның 2-нче маенда Берлин гарнизоны тар-мар ителде, шәһәр каршылык күрсәтүне туктатты. 480 мең немец әсир ителде, 1550 танк һәм башка күп техника кулга төшерелде.

Мәгъдән Фазылов тәрҗемәсе (Дәвамы бар)

Полезные ссылки