/ Новости/ Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем.

Мәүлит Фәләхиев. Минем хатирәләрем.

 (Балтач районының данлыклы улы Мәүлит Фәләхиевның улы майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында бәян итә).

Җинү көнен Берлинда каршыладым. Бөтен солдатлар һәм офицерлар салют бирәләр, кемдә нинди корал бар, шуңардан ата. Безнең Берлин операциясендә җинеп чыгуыбыз Совет халкының һәм аның Кораллы Көчләрнең көчен яңаюдан бер тапкыр исбат итте. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышында җинеп чыкты һәм Европаның изелгән халыкларына азатлык һәм озак көтелгән тынычлык алып килде.

Җинү Көненнән соң тынлык урнашты һәм без ял иттек. Мин Рейхстагта, Потсдамда, Алекса́ндерплацта, Бабельсбергта, Карлхорстта, Цоссенда, Шарлоттенбургта һәм шәһәрнең башка күп урыннарында булдым, шәһәр тирәсендә йөрдем.

1950 елга кадәр Дрезден каласында автобатта взвод командиры булып хезмәт иттем. Часть Дрезден янындагы Бишофсверд шәһәрлегендә иде. Бик күп шәһәрләрдә: Лейпциг, Карл-Маркс-Штадт, Дессау, Бернау, Гёрлиц, Цвиккау, Гера, Киминг, Заскин, Баутцен, Ютербог, Зелов, Бергенда (Рюген утравы) булырга туры килде.

1950 елның февралендә Белоруссия хәрби округына, Минскидагы 120-нче укчы дивизиянең автобатына күчерделәр. Частебыз шәһәр читендә – Уручьезда урнашкан иде. Мин башта – взвод, соңыннан рота командиры булдым. 1947 елда туган якта отпускта булганда өйләнгән идем. 1948 елда – кызыбыз, 1950 елда улыбыз туды.

1952 елның ноябрендә мине Боровичи шәһәренә Совет Армиясендә автотрактор хезмәте буенча камилләштерү курсларына җибәрделәр. Курсларны тәмамлагач, 1953 елның октябрендә, Могилев шәһәренә техника буенча рота командиры урынбасары вазыйфасында хезмәт итәргә юллама алдым. 1954 октяберендә Кораллы Көчләрдән үз теләгем белән киттем, озакламый тагын бер кызыбыз дөньяга килде.

Гражданлык тормышы.

Гаиләм белән туган Башкортстанга кайтып төпләндем. Район үзәге Иске Балтачка МТС-ка автомеханик булып эшкә урнаштым. Автомеханик  булып 1959 елның маена кадәр эшләдем. 1956 елда кызыбыз туды. 1959 елның маеннан 1963-нең февраленә кадәр ДОСААФ-ның район комитетын җитәкләдем. 1964-нең маена кадәр 11-нче санлы Балтач авыл һөнәри – техник училищеседа (СПТУ №11) механик һәм гараж мөдире, 1968 елның ноябренә хәтле инструментлаучы булып хезмәт иттем. 1968 елның ноябреннән алып 1970-нең августына кадәр СПТУ №11-дә укытучы булдым. 1970 елның августыннан 1980 елда пенсиягә чыкканчы Балтач районы Гражданнар оборонасы штабы начальнигы вазыйфасында эшләдем.

Һәм тагын да бераз гына сугыш турында.

Ни өчен, ничек мин сугышта исән калдым? Дүрт елга якын пулялар астында, бомбалар, снарядлар шартлавын күреп тә мине бер пуля да, бер ярчык та алмады. Һәм бу шуның өчен: сугышта бер коры батырлык һәм кыюлык кына җитеп бетми, бәлки һәр мизгелдә төрле ситуацияләргә әзер булу, җитезлек, елгырлык, тапкырлык, хәйләкәрлек тә кирәк, һәм әлбәттә, русча әйтсәк, везучийлык та читтә калмый (ягъни эшнең гел генә уң булуы).

Сугышта һәр көн соңгысы булырга мөмкин. Күп солдатлар һәләк булды. Минем дә үлем, әҗәл бик якын торган хәтәр моментларым күп булды. Саный китсәң, алар 30-дан арта.

 

1.1941 ел, ноябрь. Кыр кухнясы янында кырынып ятам. Кухня артында басып торам. Немец снайперының пулясы, мин юынырга иелгәндә, колак төбеннән сызгырып узды да кыр кухнясына бәрелде.

  1. 1941 ел. Декабрь. Дошман минометларының көчле уты астына эләктем.

3.1941 ел. Декабрь. Калуга янында дошман самолеты белән бергә-бер. Безнең танкка таба дүрт бомба ташладылар, берсе дә тимәде. Экипаж зыян күрмәде.

4.1941 ел. Декабрь. Пост алмашабыз. Немец снайперы (“кукушка”) алмашчым, рядовой Катаевны атып үтерде. Миңа тимәде.

5.1942 ел. Гыйнвар. Зубово авылы өчен каты алыш. Механик водитель Зайченко яраланды, госпитальдә үлде. Балбот танкның бөтен экипажы һәләк булды. Берүзем исән калдым.

6.1942 ел. Гыйнварь. Плоское авылы өчен алыш. Танкыбыз шартлады. Механик – водитель Анисимов һәләк булды, башня укчысы Макушев авыр яраланды, минем кулларым пеште. Мин булган танкларның барлыгы 3 экипажы янды.

7.1942 ел. Гыйнварь. Танкларга ягулык алып барганда, немец самолетлары һөҗүменә юлыктым.

8.1942 Февраль. Чумазово авылы төбәге. Укчы дивизия командирына пакет илтәбез. Урманда пехотачы вестовой белән икәү барабыз, ул ат белән, мин –җәяү. Көчле ут астына эләктек, вестовой һәләк булды.

9.1942 ел. Февраль. Чумазово авылы янындагы нейтраль полосада, бригада командование белән, танклар үтү өчен кар тирәнлеген үлчәп йөрибез. Ут астында калып, көн буена кар өстендә яттык, төнлә генә кайттык.

10.1942 ел. Апрель. Ялгыш Ржев янындагы Гредякино авылы төбәгендә немецларның алгы сызыгына машина белән килеп чыктым.

  1. 1942 ел. Май. Зубово авылы янында штабның команда пунктында телефонист белән икәү көчле артиллерия утына эләктек. Снаряд нәк без бер минут элек басып торган җиргә төшеп шартлады. Ярчыгы маңгаема тисә дә, каска саклап калды.

12.1942 ел. Сентябрь. Ржев янында “үлем үзәнендә” көчле ут астында калдык. 4 кешене чын-чыннан өзгәләп ташлады, икебез балчык астында калдык. Казып чыгарып, медсанбатка озаттылар. 12 көн телсез-чукрак (глухонемой) булдым.

  1. 1942 ел. Октябрь. Т-34 танкы белән разведкадамын. Корманово, Гредякино торак пунктлары, Асуга һәм Возуда елгалары районында хәлне ачыкларга задание бирелгән иде. Немецлар безнең өскә орудияләрдән аттылар.

14.1943 ел. Гыйнварь. Авторота командирымын. Галич торак пункты янында көчле бомба тотуга эләктем.

15.1943 ел. Февраль. Авторота командиры буларак, Курск шәһәрендә көчле бомба тотуга эләктем.

  1. Июль. Долгое үзәнендә, Обоянь һәм Ивня торак пунктлары янында немец танклар атакасы. Безнең танк елга буенда туктап калды һәм әйбәт мишень булып торды.
  2. 1943 ел. Август. Томаровка һәм Богодухово калалары районында төнлә Т- 43 танкында маршта көчле утка тоттылар.
  3. 1943 ел. 13-нче август. Ахтырка шәһәре янында немец аучы-самолеты (самолет-охотник) тарафыннан утка тотылдык. Шофер М.А.Хатько белән идек. Күлгә кереп, камыш арасында яшерендек, ярты сәгать күкрәктән суда тордык.
  4. 1943 ел. Сентябрь. Танклар үтсен өчен, Сушы шәһәренә якын кырдан катлаулы (сложные) миналар алып йөрдек.
  5. 1943 ел. Сентябрь. Киевка якын Дарница һәм Святошина тимер юл станцияләрендә көчле бомбага тоту, Брусилов һәм Казатин калалары арасында хәтәр бәрелешләр булды.
  6. 1944 ел. Март. Корсунь – Шевченково операциясендә камаудагы төркем белән хәтәр бәрелеш.
  7. 1944 ел. Март – апрель. Черновцы янындагы Таутони авылы өчен авыр сугышлар.
  8. 1944 ел. Апрель. Колымая һәм Городенка шәһәрләре янында хәтәр бомбежка астында калдым.
  9. 1944 ел. Май. Кузьмин белән икәү Сандамир янында очраклы рәвештә немец разведчикларына тап булу һәм алар белән атыш.
  10. 1944 ел. Июль. Автомашина белән ягулык ташыганда немец самолеты атты. Автомобиль янды, мин кулларым белән җир казып яшерендем.

26.1944 ел. Гусятино шәһәре. Госпитальдә психик авыру хәрби кулыннан чак кына үлми калдым. Ул миңа парабеллумнан төзәде, көчкә котылдым.

  1. 1945 ел. Гыйнварь. Автоколонна белән Кольберг шәһәре янында немец оборонасын ерып чыгу.
  2. 1945 ел. Февраль. Донциг һәм Гдыня шәһәрләре янында немецларның безнең авторотага һөҗүме. Үзем мотоциклда камаудагы немецларга чак барып капмадым. Биш минут вакыт арасы саклап калды.
  3. 1945 ел апрель. Бензин төялгән машинада дошман авияциясе һөҗүменә юлыктым. Машина ярчыклардан берничә җиреннән тишелде. Ә каршы килүче машина шоферының аркасы яраланды һәм бераздан ул үлде.

30.1945 ел. Апрель. Берлинда берничә тапкыр ут астында калдым.

  1. 1945 ел. Сентябрь. Безнең патруль качып баручы немецларга аткан һәм бер пуля очраклы рәвештә җинелчә генә уң кулымның терсәгенә тиеп узды.

Фронтта без кәефне һәм сугышчан рухны күтәрүче җырларны һәм шигырьләрне күчереп языша торган идек. Менә шулардан берсе.

 

Моторы пламенем пылают,

А башню лижут языки

Судьбы я вызов принимаю

С её пожатием руки.

 

Нас извлекут из-под обломков,

Поднимут на руки каркас,

И залпы башенных орудий

В последний путь проводят нас.

 

И полетят тут телеграммы

К родным, знакомым известить,

Что сын их больше не вернётся

И не приедет погостить.

 

В углу заплачет мать – старушка,

Слезу рукой смахнет отец,

И дорогая не узнает,

Какой танкиста был конец.

 

И будет карточка пылиться

На полке позабытых книг,

В танкисткой форме при погонах,

А он ей больше не жених.

 

Прощай, Маруся дорогая,

И ты «КВ», братишка мой,

Тебя я больше не увижу

Лечу с разбитой головой…

 

Мин 1-нче Гвардия танк армиясенең Кызыл Байраклы, Суворов орденлы Карпат яны Берлин 11-нче гвардия танк корпусы белән Берлинга кадәр барып җиттем. Корпусның сугышчан юлы ул минем дә сугышчан юлым, бергә булган дусларымның сугышчан юлы.

Фәләхиев Мәүлит Фәләхи улы 1997 елның 28-нче сентябрендә вафат булды. Иске Балтач авылы зиратында, 1995 елның 19-нчы маенда бакыйлыкка күчкән улы Рамил кабере янәшәсендә җирләнгән.

Мәгъдән Фазылов тәрҗемәсе

Полезные ссылки