/ Новости/ Матбугат битләренә күзәтү. Иске Балтач үзәк китапханәсе

Матбугат битләренә күзәтү. Иске Балтач үзәк китапханәсе

Быел “Тулпар” журналының беренче санында Рима Каһарманның  (Рима Вәлиева-Каһарманова)“Туры юл күрсәтүче Рәшидә” романының бер өлеше  -“Ятимнәр” повесте  дөнья күрде.

Рима КАҺАРМАН (Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА)  1988 елда Башкорт дәүләт университетын  тәмамлап, Балтач районы  гәзите журналисты булып эшли башлый.  Сайлаган һөнәренә 35 ел буе тугры, шуның 21 елы – “Балтач таңнары” гәзитенең җаваплы сәркатибе вазифасында. Әдәби иҗат белән янып яши. Мəкалəлəр, чəчмə əсəрлəр  иҗат итə .Алар республика матбугатында дөнья күрәләр. “Өмет” гәзите редакциясе үткәргән конкурсларда ике тапкыр җиңүче булып танылды. Чәчмә әсәрләре җыентыкларда, электрон китап булып дөнья күрде. Хикәяләре “Юлдаш” радиосы эфирында еш яңгырый.

 

 

Полезные ссылки