/ Новости/ Көмьязы авыл китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган китап күргәзмәсе эшли

Көмьязы авыл китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган китап күргәзмәсе эшли

Көмьязы авыл китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевнын тууына 95 ел уңаеннан “Мин бу җирне матурларга тудым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Әнгам Атнабаевның китаплары, шигырьләре, фотосы тәкъдим ителде. Китапханәгә Көмьязы башлангыч мәктәп укучылары чакырылды. Китапханәче укучыларны китап кургәзмәсе белән таныштырды, шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача сөйләп утте. Бер ничә шигырен укып ишеттерде.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай, рухи мирас калдырды. Ул зур талант иясе, үз халкының сөекле һәм тугры улы да. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның иҗаты халыкка бик якын. Үзе дә халыктан чыккан шагыйрь. Атнабаевның иҗаты һәрбер кешегә аңлаешлы. Шигырьләре җырлап тора, шунлыктан бик купләре көйгә салынган. Әнгам Атнабаевнын үлмәс шигърияте бугенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, мәңге гади булып халык хәтерендә калачак!

Полезные ссылки