/ Новости/ Балтач үзәк китапханәсенең уку залында Хәнис Ситдыйк улы Хаҗимовның  “Вакыт һәм кешеләр” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе

Балтач үзәк китапханәсенең уку залында Хәнис Ситдыйк улы Хаҗимовның  “Вакыт һәм кешеләр” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе

Бүген Балтач үзәк китапханәсенең уку залында  райондашыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортостанның һәм Россияның журналистлар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья башкортлары Королтаеның иң югары бүләге – “Ал да нур чәч халкыңа” медале белән бүләкләнгән, тарихчы Хәнис Ситдыйк улы  Хаҗимовның  “Вакыт һәм кешеләр” дип исемләнгән өр-яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Бу китап, күп милләтле район авылларың, аларның алдынгы шәхесләренең тормыш юллары турында язылган авторның дүртенче китабы. Исегезгә төшереп үтәбез, Хәнис Ситдыйк улының 2018 елда үзенең туган авылына багышланган “Уразай һәм уразайлылар”, 2019 елда җырчы Вәсилә Фаттахованың тормыш һәм ижат юлын яктырткан басмасы, ә инде 2021 елда “Көмьязы-туган авылым”китабы дөнья күргән иде.

Ханис Ситдик улы Хазимовның “Вакыт һәм кешеләр”китабы берничә еллар дәвамында жыелып килгән матбугатьтә чыккан сүрәтләмәләр, мәкаләләрдән тупланган. Китап районның күренекле кешеләренә һәм  легендар шәхес, күренекле педагог Иван Баймиевның якты истәлегенә багышлана. Китапка район тарихыннан  өзекләр, билгеле кешеләренең хезмәте, ижаты,тормыш юллары, язмышлары турында истәлекләр, авторның район тарихына кагылышлы  фикерләре дә  тупланган.

Бу китапны язуга Хәнис Ситдыйк улы Хәҗимов бик күп иҗади көч салган. Ул Балтач  авылы халкына бик зур бүләк ясады.  Китапның дөнья  күрүендә хезмәтләре, көчләре  кергән  игелекле кешеләргә  сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

Ханис Ситдыйк улы! Алга таба да кешеләр арасында үрнәк булып, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә.  Илһам чишмәгез саекмасын, Сез бик тынгысыз кеше, эзләнү эшен киләчәктә дә дәвам итәрсез дип  уйлыйбыз. Сәламәтлек һәм уңышлар сезгә!

Полезные ссылки