/ Новости/ “Акбур белән ак юл сыздың” (Көндәшле авылы укытучылары)

“Акбур белән ак юл сыздың” (Көндәшле авылы укытучылары)

Быел педагоглар һәм остазлар елы. Көндәшле урта мәктәбендә һәр мөгаллим укытучы, тәрбияче һәм остаз булды, дисәм, хаталанмамдыр. Үземнең турыдан – туры остазларым булган тел һәм әдәбият укытучылары турында язганым бар, кайберләре турында киләчәктә бәян ителер. Ә әлеге язмада сүз барлык фәннәрнең патшасы дип аталган математика укытучылары турында барыр. Быелгы юбилярларга күбрәк урын бирелер.

Башлангыч сыйныфларда, дөресен генә әйткәндә, математикага бик исем китеп бармый иде. Тапкырлау таблицасын беләм, мәсьәләләрне чишәм, ә менә баганалап алу гамәлен эшләгәндә “күршегә керү” дигән әйбергә бик теш үтеп бармый гына бит. Шуннан, укытучыбыз Әнисә апа Рәкыйпова мине Мөнир Карамов (узган ел мәрхүм булды) белән утыртты. Мин аңа рус теленнән, ул миңа математикадан ярдәм итә торгач, 3-нче сыйныфның 1-нче чиреген – ударник, 2-нче чирекне отличник булып тәмамладым һәм 10-нчыны бетергәнче шул темпны югалтмадым.

4-5 нче сыйныфларда бу фәннән Рәсимә апа Карамова укытты. Ул класстан һәм мәктәптән тыш тәрбияви эшләрне оештыручы да иде. Ифрат сәләтле, эрудицияле кеше буларак, ул безне мәктәп, клуб сәхнәләрендә йөретте, мәдәниятне, эстетиканы аңларга өйрәтте. Аның математикасын мин әле дә хәтерлим , кулланам. Ул күз алдындагы, кул астындагы, көнкурештәге җанлы мисалларны кулланып дәрес аңлата иде. Икс белән игрекны, аларның коэффициентларын аңламаганнарга ул:  “Оекбаш белән чабатаны бутамагыз, бергә кушмагыз”, – ди торган иде.

6-7 сыйныфларда математикадан укыткан Фәйрүзә апа Шәймөхәмәтова (соңыдан Хәмәтова) турында алда әле сүз булыр. Шуны әйтеп узасым килә: мәктәптә эшләвемне мин озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып башладым. Балаларга өйгә бирелгән эшләрен үтәргә юнәлеш биргәндә,  миатематикадан нәкъ менә Рәсимә һәм Фәйрүзә апалар алымнарың кулланып аңлатам иде.

8-нче сыйныфта алгебра һәм геометриядән укыткан Гөлсинә апа Сәетова бу фәннәрнең гамәли кулланышын да төшендерергә омтыла иде. Ул колхоз тормышыннан, иптәше механик Әнәс Әгъләм улының эшчәнлегеннән тормышчан мисаллар китереп, дәрес материалын кызыклы һәм җанлы аңлата иде. Соңыннан ул физикадан укытты, һәм мин, инде хезмәттәше буларак, аның дәрес алып бару осталыгына, оригиналь чишелешләр таба белүенә һәрчак сокландым. Әйтергә кирәк, 8 ел буе без математиканы татарча укыдык, һәм бу фәнне үзләштерүгә берничек тә комачауламады. Без әле дә аерма, өлеш, тапкырлыгыч, әйләнә, түгәрәк дип сөйлибез.

Өлкән сыйныфлардагы математикабыз Галия апа Хәмзина исеме белән бәйләнгән. Ул шул хәтле бирелеп, белемне, кем әйтмешли, һәрберебезнең башына “ярып салырдай булып” тырышып укытты. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырдык. Галия Тимерхан кызы – ифрат кызыксынучан шәхес. Ул мәктәптә астрономиядән соңрак татар теленнән, Башкортостан тарихы һәм мәдәниятеннән белем бирде, җыр дәресләре алып барды. Астрологик фаразлар, гороскоплар белән иң беренче ул кызыксына башлады.

Шушы кешеләр белән мин мәктәптә өч дистә ел кулга-кул тотынып эшләдем. Инде барыбыз да лаеклы ялда. Алар җиденче дистәне түгәрәклиләр. Иң беренче булып бу бусаганы быел кыш Фәйрүзә Хәмәтова атлап чыкты. Фәйрүзә Кави кызы – минем туган урамымдагы, терәлеп торган йорттагы ут күршем. Бала һәм үсмер чагында аны тормыш бик иркәләп бармый. Кызчыкка 6 яшь булганда, авыр йок күтәрүдән көч килеп, нибары 33 яшендә, фермада атлы эштә эшләп йөргән әтисе Кави ага мәрхүм була. Фәйрүзә кул арасына кергәнче, әнисе Разыя әби дөнья йөген берүзе тарта. Сугыш вакытында колхоз атларын караган, соңыннан сыер бозаулату бүлегендә эшләгән хатын һич көтмәгәндә авырып урынга ята. 6-нчы сыйныфтан 10-нчыга кадәр, мәктәптә уку белән беррәттән, авыру әнкәсен тәрбияләүдә, йорт мәшәкатьләре дә Фәйрүзә иненә төшә. Ир-ат эшен башкарырга да туры килә. Мин аның, егетләрчә кизәнеп, утын ярганнарын, кулына чүкеч тотып, бәрәңге бакчасын киртәләгәнен хәтерлим.

Унынчыны уңышлы тәмамласа да, кыз читкә китәргә ашыкмый: инде аякка баса башлаган әнкәсен карарга кирәк (әйткәндәй, күршебез Разыя әби, терелеп, 90 яшенә кадәр яшәде – М.Ф.). Бер ничә ай савучы булып эшләп ала. Аннан, ике ел колхоз идарәсендә делопроизводитель булып эшләгәннән соң, мәктәпкә секретарь-машинистка һәм интернатка тәрбияче булып күчә. Бөре дәүләт педагогика институтының математика факультетында читтән торып укый башлаган кызга дәресләр бирәләр. Дәрес материалларын аңлатканда, ул шулхәтле эзлекле итеп җентекләп сөйли, хәттә иң игтибарсыз укучыга да барып җитәрлек була иде. “ Фәйрүзә апа сөйләгәнне яхшы аңлыйбыз, диләр балалар”, – дигәнне ата-аналардан ишеткәнем булды. Ул беркайчан да тавышын күтәреп кычкырынмады, һәрвакыт үзен тыныч, сабыр тотты. Бик ачуын китергән балага әйтә торган бер генә сүзе бар иде аның, ул сүзне искә тошереп укучылары хәзер көлешеп искә алалар мәктәп елларын. Армиягә китүче, кайтучы егетләр, ялга кайткан егет-кызлар элекке укучылары аның оенә килеп күрешеп хәл белешеп торалар.

Сыйныф җитәкчесе буларак (ул 5 чыгарылыш ясады), ул балаларның укучыларына, тәртипләренә һәм һәртөрле сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирде. 1987 елда мин – класстан тыш тәрбия эшен оештыручы, ул өлкән пионер җитәкчелеге булып эш башладык. Уку елы дәвамында ике нәрсәгә басым ясадык: балаларны дөрес аяк басарга өйрәтеп, коллектив татар биюләре һәм драма түгәрәге булдыру. Фестиваль концертларда әйбәт кенә биюләр дә күренә башлады, драмтүгәрәк эше дә җанланды. Өлкән сыйныфлар авыл клубында да спектакельләр күрсәттеләр. Алдагы елларда бу эшне, башка вакытлар һәм укытучылар белән берлектә камилләштерә бардык.

Тормыш иптәше Нөркә егете Филтап Эхмәткәләм улы (1948 – 2021) белән өч бала тәрбияләделәр, дүрт оныклары бар. Дүрт дистә ел бер сукмактан йөреп бердәм яшәгән, “курше хакы – тәңре хакы” дигән мәкальгә тугры булган күршебез, укытучым, хезмәттәшем ул Фәйрүзә Кави кызы Хәмәтова.

Икенче юбилярыбыз Земфира Карамова Чокалы авылы кызы. Ул Мәгъдинә һәм Мөбәрәк Ахуновлар гаиләсендә 1953 елның 28 апрелендә беренче бала булып туа. Сеңлесе Розалиягә, энесе Рәзифкә таләпчән, үрнәкле апа була. Авылларындагы башлангыч мәктәптән соң, урта белемне Курач мәтәбендә белем ала. Аны тәмамлагач – Бөре пединститутының математика һәм физика факультетын (әйткәндәй, бу язма геройлары барысыда Бөредә укыганнар). Дипломлы яшь белгечне эшкә Көндәшлегә тәгаенлиләр. Аңа бөтен хезмәт юлында укытачак математика дәресләрен, бу фән өйрәнелә торган кабинетны тапшыралар. Хәтеремдә, 7-нче сыйныфта ул безгә сызым дәресләреннән керде.

Математика аның бөтен барлыгы иде, ул шуның белән яши кебек иде. Менә дигән, үрнәкле кабинет җиһазланды. Бергә эшләгәндә, ул күрсәткән ачык дәресләрдә, семинарда аның классны шунда ук “тотып ала” белү, укучыларны нәтиҗәле эшкә юнәлтү сәләте ачык күренә иде. Осталык күтәрү курсларында булып кайтып – ул математикаларның методик берләшмәсен җитәкләде – хезмәттәшләрен педагог-новаторларның яңа, үтемле алымнары белән таныштырыр иде. Ә балалары бу фән белән шулчаклы мавыктырды ки, укучыларының зур тәнәфесләрдә сыйныф бүлмәсендә яисә коридорда тәрәзә янында мәсәлә чишү белән мәшгүллекләрен еш күрергә була иде.

Сыйныф җитәкчелегенә аңа, гадәттә, күп балалы, проблемалы укучылар булган классларны (ул ерып чыга) бирәләр иде. Земфира Мөбәрәк кызы ата-аналар белән даими элемтәдә торды, үзе балаларның икенче әнкәләре булды. Теге, авырырак холыклы дип саналган балалар (башлыча малайлар) соңыннан, армиягә киткәч, үзләре тормыш корып гаиләле булгач та, укытучы апага, үз вакытында дөрес юл табарга юнәлеш биргәне өчен, рәхмәтләр әйтеп хатлар яздылар. Аналарча хәстәрлекнең, педогогик алдан күрүчәнлекнең, бөек педагог В.А. Сухомлинскийның “Йөрәгемне балаларга бирәм” тәгъбиренә таянып эшләүнең җимеше бу.

Аның аналарча хәстәрлеген без, укытучылар да тоя идек. Земфира апа, Рәисә Нәширбанова директор дәверендә, 14 ел укыту – тәрбия буенча директор урынбасары (завуч) булды. Бу  мәктәптә иң җаваплы иң тынгысыз вазифа. Чөнки директор еш кына, һәртөрле хуҗалык эшләре белән йөреп, мәктәп проблемаларын хәл итәргә тырышып, районга, я башка җиргә китә. Көтмәгәндә килеп төшкән тикшерүчегә завуч җавап бирә, килеп туган ниндидер четерекле мәсьәләгә ул чишелеш таба. Аннан килеп, аның үзенә дә төрле вакытта ике уку елында директор вазыйфасын башкаручы булырга туры килде. Вазыйфа башкаручы шул ук директор инде ул. Завуч эшен дә алып барырга кирәк: авырып киткән, олимпиадага, ярышка, концертка киткән укытучыларның дәресләрен алыштырып расписание төзисе бар, белем алу процессы бозылырга тиеш түгел. Өстәвенә, “тәртәгә тибүчеләр” дә булгалый, аларын башта “утлы табада биетеп”, хаталарын күрсәтеп, соңыннан аңаларча киңәшләр биреп, игелекле эшкә юнәлтәсе. Шуларның барсын да үз иңендә күтәреп, лаеклы башкарып килде Земфира апабыз. Аннан килеп, мәктәпнең хуҗалык эшләрендә, кабинетлар җиһазлауда, өйдәге бетмәс мәшәкатләрдә һәрчак тормыш иптәше, армиядән кайтып пенсиягә чыкканчы мәктәптә хуҗалык мөдире (соңрак җылыту операторы) булган Фәрдәт Нурихан улы Карамовның ышанычлы иңен тоеп яшәде ул.

… Алда Рәисә апа Нәширбанова турында сүз булды. Рәисә Мазһар кызы да, руссча әйтсәк, шушы плеяда кешесе. Бөредә физматта укыган өлкән сыйныфларда ул бездә физика алып барды. Мин аның дәресләрен яратам, көтеп алам иде. Ул авыл җитәкчесе, мәктәп директоры булганда, кулга-кул тотынышып, килешеп эшләдек. …

Янә Земфира апа турында. Ул күп кенә яңалыкларның башлангычында торды. Берзаман ЭВТ (элетрон – хисаплау техникасы) фәне укытыла башлады. Гөлсинә Сәетова һәм Земфира Карамовалр балаларны гади генә калкуляторларда, исәпләү машиналарында эшләү серләренә тәшендерделәр. Аннан мәктәп “компьютер гасырына” аяк басты. Земфира Мөбәрәк кызы, ул чакта катлаулы тоелган бу  техниканы башта үзе өйрәнә, аннан балаларга һәм безгә дә өйрәтә иде. Тагын бер хезмәтен әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Ул да булмас, җәмәгать эшчәнлеге. Ул, башка укытучылар кебек үк, агитатор булды һәм озак еллар “Белем” җәмгыятенең урындагы бүлекчәсен җитәкләде. Лекторлар, докладчылар, пропагандистларга кирәкле материаллар аның кул астында даими була иде. Менә шулай, Тукайны бераз үзгәртеберәк әйтсәк, һәрбер укытучы – ул коеп куйган педагог кына түгел, бәлки җәмгыятьче дә, хуҗалык эшчеседә, артист та, кыскасы, күп яклы шәхес иде безнең заманда.

Тәмамлар алдыннан әлеге фикерне бераз күәтләргә телим. Һәр укытучының яраткан шөгеле бар. Галия апа, мәсәлән, концертларда моңлы итеп җырлый, җәйләрен велосипедта йөри, сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалый. Фәйрүзә Хәмәтова спектакельләрдә оста уйный, Рәисә Нәширбанова төрле чараларны бик җанлы алып бара торган иде. Гөлсинә Сәетова  пенсиягә чыккач, изге динебез юлына басты. Коръәнне гарәп язмасында шартлатып укый. Һәр җомга көнне мәчеттә хатын-кызларны дин серләренә өйрәтә. Шулай итеп, сәләмәтлекләре бераз борчысада, актив тормыш белән яшиләр укытучы апаларыбыз. Әле гомерегезнең күп бәйрәмнәре алда булсын, диясе килә сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләребез, мөхтәрәм остазларыбыз.

Мәгъдән Фазылов

 

Полезные ссылки