/ Новости/ Педагогның фидакарь хезмәт юлы. Көндәшле авыл китапханәсе

Педагогның фидакарь хезмәт юлы. Көндәшле авыл китапханәсе

Такаева Әнисә Нурлыгаян кызы 1939 елны, 23 мартта Балтач районы Көндәшле авылында туган. Ул гаиләдә аңардан башка 3 кыз бала була. Сугыш елларында алар бу доньяны калдырып, мәңгелек йортларына күчәләр. Әниләре Зөләйха апа зур кайгы кичерсә дә үзендә көч табып, көне-төне колхозның төрле тармакларында тырышып эшләп, “За доблестный труд” дигән медалгә лаек булды. Әнисәнең әтисе Нурлыгаян абый, Уфада партшколаны тәмамлагач, Балтач районында инструктор, аннан кадрлар бүлеге мөдире булып эшли. 1941 елның июленнән 1947 елның маена тиклем Совет Армиясендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы елларында өлкән лейтенант дәрәҗәсендә 24-нче танк бригадасы 7-нче гвардия танк полкының танк ротасы командиры булган. Сугыштагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Берлинны алган өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медалләре белән бүләкләнә. Шундый эшчән, илне яраткан, үз көчләрен жәлләмәгән гаиләдә туып, тәрбияләнгән Әнисә дә үз алдына югары бурычлар куйды. Беренчедән, яхшы укырга, югары белем алырга. Ул елларда мәктәпне тәмамлаган яшьләр 2-3 ел хезмәт стажы алырга тиеш иде. Әнисәдә, Балтач мәктәбен тәмамлагач, Көндәшле авылының сигезеллык мәктәбенә өлкән пионер вожатые итеп тәгаенләнде. Әнисә өлкән вожатый эшен бик яратып башкарды. Пионерлар белән концертлар куеп, тимур командалары белән олыларга ярдәм итү, спорт ярышларында катнашу, күрше районнарга походка бару, алдынгы укучылар белән Уфага экскурсияга бару һ.б. Өч ел мәктәптә эшләгәннән соң, Бөре педогогия институтына биология факультетына укырга керде. Үзен тырыш, сәләтле, актив студент итеп күрсәтте. Институтны тәмамлагач, эшләп киткән мәктәбенә биология укытучысы булып эшкә кайта. Язмыш аны 3 елдан соң Мәчетле районы Олы Ака авылына алып килә. Ул мәктәптә 1 ел эшләгәннән соң, аның тырыш үз эшен яратып башкарганын күреп, аны Мәчетле районының РОНО-сына өлкән инспектор итеп эшкә күчерәләр. Бар эштә дә үзен инциативалы, тырыш, эшен төгәл үтәгәнлеген күреп, Устьикинда урынлашкан Республиканың балалар саноторие “Сосновый борга” завуч итеп эшкә күчерәләр. Бер елдан гаиләләре Уфага күчә. Уфада Клинин районында 78 санлы мәктәпкә биология укытучысы булып эшкә урнаша. Эшен яратып, укучылар, укытучылар, ата-аналар белән яхшы мөгамәләдә, ихтирам күреп, 4 чыгарылыш ясады. 22 ел эшләп күп, грамоталарга лаек булды. Яшь буынны тәрбияләргә күп көч салган өчен ЦК ВЛКСМ грамотасы белән бүләкләде. Мәктәп янындагы участокта төрле тәҗрибәләр үткәреп уңышка ирешкәнлеге өчен “Участник ВДНХ СССР” таныклыгына лаек булды. 40 ел буе яшь буынны тәрбияләүдә көчен, белемен жәлләми эшләгән өчен, “Ветеран труда” медале белән бүләкләнде. 40 ел укучыларны үз балалары кебек, белем биреп эшләгәне өчен, Әнисә Нурлыгаян кызына “Өлкән укытучы” дигән исем бирелгән.

29 ел элек пенсиягә киткән укытучыларын әле дә якын күреп, ихтирәмнарын белдереп торалар. Укытучы исеменә лаек кеше булып эшләде һәм яши.

Беренче рәсемдә: 1980 елда 10 сыйныфны тәмамлаган беренче чыгарылыш укучылары белән “Соңгы кыңгырау”дан  соң төшкән фото.

Икенче рәсемдә: Балтач урта мәктәбенең отличник укучылары. Уфада экскурсиядә очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев белән. 1956-нчы ел Әнисә Такаева 2-нче рәттә,сулдан 3-нче.

Полезные ссылки