/ Новости/ Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы

Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы

Көндәшле мәктәбендә математика һәм  физика укыткан укытучыларга, кайберләренең юбилейларына багышлап, кайберләренә дусларча шаяру катыш язылган шигырьләр.

М.Фазылов

 

                            Фәйрүзә апа Хаматовага

Фирүзә лә дигән асылташны,

Әллә инде алтын затымы?

Йөзек кашы булып бар дөньяга

Раушан көзге кебек балкыды.

Узе болай гади хатын-кыз ул,

Затлылардан- затлы булмышы.

Әнә шуңа матур тормышы.

 

Апа, синең күңел киңлегеңә

Путин үзе хәйран калырлык.

Акылыңнан, изгелекләреңнән

Галимнәр дә үрнәк алырлык.

Алда булсын бары яхшылык.

 

Юктыр синең кебек башка берәү,

Бу дөньяга ямьнәр бирүче.

Игелекле ул, кызлар тәрбияләп,

Лаеклы оныклар үстерүче.

Еллар үтә, үтә торсын, әйдә,

Йөзеңдәге нурлар сүнмәсен.

Галәмнәрдән килгән куанычлар,

Ак бәхетләр белән яшә син.

 

Котлы булсын олуг юбилеең,

Олы бәхет көтсен юлыңда.

Тормыш юлың озын-озак булсын,

Любовь булсын һәрчак җаныңда.

Алтмыш түгел, җитмеш – горурлык.

Уфтанма. Ул гасырга торырлык!

Полезные ссылки