/ Новости/ Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы

Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы

Көндәшле мәктәбендә математика һәм  физика укыткан укытучыларга, кайберләренең юбилейларына багышлап, кайберләренә дусларча шаяру катыш язылган шигырьләр.

М.Фазылов

                          Гөлсинә апа Сәетовага.

Күңелең белән лирик син,

Үзең физик булсанда.

Синең фәнне сөймәгәннәр.

Булса булыр юк санда.

 

Математика, физика – синең

Стихияң иде лә.

Лаеклы ялыңда изге эш:

Күәтлисең динне дә.

 

Дин өйрәтәсең күпләргә

Яшь кешегә, олыга.

Таянып эш итәсеңдер

Физика законына:

 

Һәрбер хәрәкәткә, дигән,

Була, каршы хәрәкәт.

Синең саваплы гамәлләр

Кайтсын, булып бәрәкәт.

Полезные ссылки