Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы
Галия апа Хәмзинага
Гөмер юлың – яңа биеклектә,
Хезмәт белән үткән көннәрең.
Булды микән, юктыр, булмагандыр
“Тешең үтми” торган фәннәрең?!
Бер карасаң – тигезләмәләргә,
Мисалларга җавап эзлисең.
Бер карасаң – нәни дуслар белән
Яштәшләрдәй бергә йөрисең.
Астрономиянең серле йолдызлары
Җемелдиме күңел күгеңдә?
Рәсем, сызым дәресләрен үткәч,
Җырлар суздың татар телендә!
Велосипед – синең яңа дустың,
Сәламәт яшәү – тормыш девизың.
Бик күпләргә – олы яшьләргә.
Үрнәксең бит бүген син үзең.