/ Новости/ Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы

Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы

Земфира апа Карамовага.

Балаларга бирдең йөрәгеңне,

Бирдең төпле  белемнәрен дә.

70 дигән яңа сан ачыла

Гомереңнең календаренда.

 

“ Йөрәгемне балаларга бирәм” –

Галим – педагогның сүзләре.

Син йөрәгең биргән егет-кызлар.

Әткәй-әнкәй инде үзләре.

 

Интеграллар, синус, косинуслар

Яздың такталарны тутырып.

Зур ихтирам булып кайта шулар,

Дәрәҗә күрсәткечен арттырып.

 

Кушу, алу, тапкырлау һәм бүлү,

Кагыйдәләре бар үзенчә.

Урын алышудан сумма үзгәрми.

70тә дә кал яшь коенчә.

 

Полезные ссылки