/ Новости/ Шигьри мизгел. Миляуша Касимова. Тучыбай авылы.

Шигьри мизгел. Миляуша Касимова. Тучыбай авылы.

Сөенәмен язга.

 

Тагын язлар килә туган якка.

Ниләр көтәр мине язларда?

Әнә кайткан инде сыерчыклар,

Әнә кайта киек казлар да…

 

Кошкайларым, янә кайттыгызмы

Сагынышып туган җирләрне?

“Имин” диеп сөенәсез микән

Кайтып күргәч туган илләрне?

 

Язлар килә тагы туган якка,

Алып килсен алар тынычлык.

Алып килсен язлар, сулар муллык,

Яманнардан җиргә азатлык.

 

Сөенәмен, тагын язлар килде,

Яңа тормыш җирдә башлана,

Ямьле язны тагын каршылыймын-

Күңелемдә шуңа тантана!

 

Полезные ссылки