Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы
Әнфисә Нәширбанова
Укытучы апабызның
Исемнәре – Әнфисә,
Иллә рәхәт була, диләр,
Класска килеп керсә.
Һай, әфарин, Әнфисә.
“Санау фәне” серләренә
Төшендерә Әнфисә.
Министр үзе сокланыр,
Дәресен килеп күрсә.
Тырыш кеше – Әнфисә.
Язлар килә, кошлар кайта,
БДИ җиле исә…
Шатлык, БДИ – ЕГЭны
Бөтен укучы бирсә.
Сиңа “5”ле, Әнфисә.
Булдыра алмаган эше юк,
Булдыра, тотынды исә.
“Так просто” Мактаулы исем
Бирмиләрдер, югыйсә.
Лаек моңа Әнфисә.