Шигри шәлкем. Мәгдән Фазылов, Көндәшле авылы
Рәисә апа Нәширбанова
Тугры булып исемеңә,
Раис булдың күп еллар.
Авыл, мәктәп, диеп яндың.
Уздың күп авыр юллар.
Ә юллар үткәннәрдән
Бүгенгегә тоташкан.
Синең борчу – мәшәкатьләр
Балалардан ашып – ашкан.
Кайда эшләсәң, яшәсәң,
Төшермәдең “маркаңны”.
Хөрмәтлесең, үзең хөрмәт
Иткән өчен халкыңны.