/ Новости/ Шигри шәлкем. Эльмира Сахипова, Көндәшле авылы

Шигри шәлкем. Эльмира Сахипова, Көндәшле авылы

                 Мәгъдәнгә ияреп, Мәгъдәнгә.

Син укыткан һәрбер бала

Гашыйк булды Пушкинга,

“Пар ат”лардай җилдерттең

Әдәби акланнарга.

 

Чын остаз син!

Илһамланып күпме бала.

Шигъри каләм тибрәтте.

Нота, танып хромкада

“ Әпипә” гә биетте.

 

Автор да син, сценарист та,

Журналист та, тәнкыйтче,

Җырчы да син, гармунчы да

Бик оста тәрҗемәче.

 

Телмәрләрең һәм моңнарың

Бизәк сәхнә түренә,

Тукай да таң калыр иде

Синең әсәрләреңә.

 

Әй, дускаем! Бездән теләк:

Илһам чишмәң суынмасын.

Хөрмәт итә, данга күмә,

Күңелләрдән һәйкәл коя

Барча авылдашларың.

 

 

Полезные ссылки