/ Новости/ Шигьри мизгел. Миләүшә Касимова. Язгы җилләр кага тәрәзәмне (Тучыбай авылы)

Шигьри мизгел. Миләүшә Касимова. Язгы җилләр кага тәрәзәмне (Тучыбай авылы)

Язгы җилләр  кага тәрәзәмне,

Язлар килә туган җирләргә

Шатланып ла туймый шуңа күңелем,

Мин сокланам язгы гөлләргә.

 

Язгы җилләр кага тәрәзәмне,

Яз кояшы сибә нурларын,

Җанландырып туган җиркәемнең

Урманнарын, болын-кырларын.

 

Язгы җилләр кага тәрәзәмне,

Ач син диеп, тыңла кошларны

Җыркайлары эретелек бит ди

Күңелдәге булган бозларны.

 

Язгы җилләр кага тәрәзәмне,

Яз сулышы керә өемә,

Ялан тәпи чыгып басыйм әле

Тәнгә сихәт бирер җиремә!

Полезные ссылки