/ Новости/ Шәфкать туташына. Шигьри юллар

Шәфкать туташына. Шигьри юллар

Көндәшле участок больницасында элек эшләгән, үзәк район хастаханәсендә әлеге вакытта хезмәт салучы төрле бүлекләрдәге барлык шәфкать туташларының фидакарь хезмәтләре алдында баш иеп.

 

Хастаханә, дәваханә,

Больница диләр аны.

Ә шагыйрьләр фәрештәгә

Тиңлиләр медсестраны.

 

Син дә шулай, кече яшьтән,

Фәрештә булам, дидең.

Медучилищеларда укып,

Өскә ак халат кидең.

 

Шул вакыттан халатыңа

Бер тап та төшермисең.

Күпләр өчен шәфкать кызы,

Бер кош булып яшисең.

 

Синең хезмәт кайчак сугыш

Яланын хәтерләтә,

Әҗәлне чигендерәсең

Берүзең, күрәләтә.

 

Җиде төн урталарында

Синең кулга киләбез.

Шул кулларга бер эләксәк,

Һич үлмәбез, беләбез.

 

Шприцлы энә кадау

Сөюгә тиң ул тәнне:

Чирне, күңелне дәвалый,

Һич теләмим бүтәнне.

 

Данлансын синең ак халат,

Үзеңә дан, изге зат,

Изгелек иле илчесе,

Намусың пакъ, йөзен ак.

 

 Мәгъдән Фазылов

Полезные ссылки