/ Новости/ Көндәшле авыл мәдәният йортында махсус хәрби операцияда катнашкан авылдашыбыз белән очрашу үтте

Көндәшле авыл мәдәният йортында махсус хәрби операцияда катнашкан авылдашыбыз белән очрашу үтте

Көндәшле авыл мәдәният йортында махсус хәрби операцияда катнашкан авылдашыбыз белән очрашу үтте.Кичәнең беренче өлешендә Көндәшле урта мәктәбе укучылары патриотик темага багышланган шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Шуннан сүзне авыл хәкимияте башлыгы Флюр Файзелкави улы Акберов алды. Ул бүгенге көндә Украинада сугыш уты эчендәге авылдашларыбыз турында сөйләде. Яуда һәләк булган Динис Пихтовников һәм Адип Шайнуровларның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте. Шуңардан соң, концерт номерлары белән чиратлаштырып авылның ветераннар советы рәисе Фәйзелгаян Нәртдинов, туган якны өйрәнүче укытучы Нәфис Хәмәтнуров, авыл ветераны Рәшит Сәхипов, Үзәк район больницасының баш табибы Салават Гельметдинов чыгыш ясадылар.Тамашачылардан Мөкатдис Сәмиев,очрашуда катнашучылардан Мәгдән Фазылов һәм Илхам Шәймөхәмәтовлар үзләренең теләкләрең җыр белән дә күәтләделәр. Кичәне җыр белән үреп баручы Зөльфия Сәфетдинова, Найля Фәляхиева, Рәзифә Хәмәтханова аларның һәр чыгышы зур алкышлар белән озатылды.

Полезные ссылки