/ Новости/ Көндәшле авылыннан Җамалинур һәм Хәкимзян Фарвазовлар бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел

Көндәшле авылыннан Җамалинур һәм Хәкимзян Фарвазовлар бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел

15 май 2023 елның маенда безнең авылдашларыбыз Җамалинур апа һәм Хәкимзян абый Фарвазовлар бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел, район үзәгендә бу гаиләне күркәм юбилейлары белән котладылар. Район хәкимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушев, мөхәббәт һәм килешүдә яшәгән шундый пар белән беррәттән, аларгада республика Башлыгы Р.Ф.Хабировның котлауын җиткерде һәм бүләкләрең тапшырды.

Җамалинур Гаян кызы Фәрвазова 1949 елның 3 июнендә Көндәшле авылында колхозчылар Гыйльминур һәм Гаян (Бөек Ватан сугышы ветераны) Хановларның хезмәт сөюче гаиләсендә доньяга килә. 1964 елда Көндәшле мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, ул, шул вакыттагыча гадәт (мода) буенча, башка яшьтәшләре белән бергә, фермага савучы булып эшкә бара. Шул заманнан алып 1997-нче елда лаеклы ялга киткәнче савучы һөнәренә тугры кала. Күп вакытларда кышын – кар, җәен – пычрак ярып, итрә таңнан эшкә бара, кич караңгыда эштән кайта. Кечкенәдән җырга оста булган Җәмәлинур өй белән ферма арасындагы шактый ерак араны җыр белән кыскарта.

Чибәр кыз авылның асыл егетләреннән булган, шофер  Хәкимҗан Фарвазов белән тормыш корып, 5 балага гомер бирделәр. Лиза, Мәүҗидә, Лилия, Айдар, Илгиз – һәрберсе үз гаиләләре белән төрле җирләрдә гомер кичерәләр. Җәмәлинур Гаян кызы озак еллар сәхнәдән аерылмады, авыл клубындагы концертларда авылдашларына үзенең моңнарын бүләк итте.  Балалары да җыр-биюгә һәвәс, актив, җәмәгатьче булдылар.

Җамалинур Фәрвазова – кул эшләре  остасы да. Аның чиккән, теккән әйберләре күргәзмәләргә даими куелып килә. Лаеклы ялга чыккач, аның тагын бер сәләте ачылды: ул шигырьләр дә яза. Уңган авылдашларга, хезмәттәшләренә, балачак хатирәләренә, күршеләренә багышланган иҗат җимешләрен сәхнәдән еш яңгырата ул. Җамалинур апа изге динебезне дә хөрмәтләп яши, бик күп догалар, сүрәләр белә. Бакыйлыкка күчкәннәрне   сонгы юлга озату тәртибен башкаручы да, мәҗлесләрдә матур итеп Коръән укучы да ул. Актив тормыш белән яшәүче гүзәл затка сәламәтлек, гаилә бөтенлеге балалар шатлыгы, иҗади дәрт һәрчак юлдаш булсын.

Хакимҗан Әмирҗан улы Фарвазов 1942 елның 25 июлендә Көндәшле авылында туган. Әтисе Әмирҗан сугышта һәлак була. Көндәшле мәктәбен тәмамлагач, шоферлар курсында укып һөнәр ала һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы эшенә тугры була. ГАЗ-51, ГАЗ-52 машиналарында эшләп, Тельман исемендәге колхозда игелекле хезмәт күрсәтә. Аңа яңа техниканы ышандырып тапшыралар иде. Фәрвазовлар гаиләсе авылыбызда матур, үрнәкле гаиләләрдән санала.

Полезные ссылки