/ Новости/ Көндәшледә балалар бәйрәме үтте

Көндәшледә балалар бәйрәме үтте

1июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Бәйрәм көнендә балалар белән уеннар уйнадык, күмәк фотага төштек.

 

 

Нинди бәхет җирдә сөеп яшәү,

Нинди бәхет сөеп, сөелү,

Хисләр өермәсе, буранында

Үз якының өчен көенү.

 

Куанычым, юанычым, диеп

Нинди бәхет сөю балаңны,

Нинди бәхет картлык көннәрендә

Тәрбияләү газиз анаңны.

 

Нинди бәхет − бар мәшәкатьләрем,

Яшәү чыганагым — балалар,

Балалардан гына җир яңара,

Нур, сафлыкка төренә далалар.

 

Балаларда, фәкать балаларда

Ышанычы туган илемнең,

Аңы, назы, нуры, ай, кояшы

Бар өмете дөнья, җиремнең.

(Наилә Аюпова)

Полезные ссылки