/ Новости/ Медицина хезмәткәрләренә котлау сүзе (Көндәшле авылыннан Мәгдән Фазылов)

Медицина хезмәткәрләренә котлау сүзе (Көндәшле авылыннан Мәгдән Фазылов)

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын.

1956-нчы елдан башлап, 50 елга якын Көндәшле участок больницасы эшләп килде.Ул 21 авыл халкын хезмәтләндерде. Анда үз эшенә гашыйк игелекле белгечләр эшләде.Безнең арадан киткәннәрнең урыннары оҗмахта булсын. Бу шигырьләр бүгенге көндә исән булганнарына багышлана.

                Светлана апа Хаҗиуллинага

Исемең дә алынган яктылыктан,

Бар булмышың игелектән, яхшылыктан.

Син – изгелек, фидакарьлек үрнәге,

Рәхмәт ява шуңа сиңа бар халыктан.

           Мәүзинә апа Җиһангировага

Туган җире Аскын ягы, Караларда,

Ярты гасыр яши бу авылда.

Халаты ак, эше матур, намусы саф,

Халатыдай, йөзе ак ил алдында.

            Әнисә апа Шәймөхәмәтовага

Универсаль кеше булды Әнисә апа,

Медсестра да үзе, лаборант та.

Җаваплылык юлдаш булды гел эшендә,

Тугры булды табибларча биргән антка.

        Зөһрә апа Ахуновага

Исемең дә Зөһрә, гүя Зөһрә-кыз,

Медицина күгендәге якты йолдыз.

Уколларны йомшак кына кадауларын ошый иде.

Гадәтең дә кадаганда җылы сүзне кушу иде

Сезнең белән больницаны сагынулар шушы инде.

Кадрия Нәбиевага, бу юллар ЦРБ-дан Ритага да юллана

Пациентлар китә тора, килә тора.

Кулларында шприц белән энә тора.

“Шап” иттереп сугып куям, сөеп куям,

Алар өчен үзем дә шул көеп куям.

Дөнья булгач төрле хәлләр булып тора

Палаталар бушый тора, тула тора

“Шап” иттереп сугарга гел әзер торам,

Үз постымда мин һәрвакыт сизгер торам.

 

Роза апа Сагадиевага (бу юллар ЦРБ-да авылыбыз килене Элиза Галәетдиновага да, шулай ук Фәния апа Арслановага)

Һич үтерми, бәлки терелтәдер

Электрлы урындык, өстәлләре.

Әллә инде аларның үзләреннән дә

Давалаучы нурлар өстәләме?!

             Фәридә Фәттаховага

Өч дистә ел акушерка булганнан соң

ЦРБ-га юнәлттең син үз юлларың.

Теләк шундый: кулларыңны гел кыссыннар

Син туарга ярдәм иткән кыз-улларың.

  Винария Абдуллинага

Күрше хакы – Тәңре хакы.

Ә син минем якын күршем.

Больницабыз тарихында

Синең дә бар бит өлешең.

Фельдшер Алсуга

Көндәшледә бар әле ФАП, анда Алсу

Һәр көн саен Чокалыдан эшкә килә.

Ходай бирсен түземлекләр, сабырлыклар,

Булмасын пандемияләр, Әлхәмделилла.

Элек бездә эшләделәр күп медиклар Гаян Хафизов, Әнәс Гәрәев, Сафуат – шәп егетләр. Мәрхүм Риәлиф Маликович, Сания апа.

Шакировлар: Гомәр абый, Фәнзия апа;

Кашаповлар: Мөнир белән Миңлегөл;

Фельдшерлар: Илдус абый, Наил абый, Гөлсинә, Илдар, Нигматуллина Фәния, Илүсә Галяетдинова, педиатр Гөлүсә, Ракипова Розалия, акушер Илита, Мортазина Зифа апа, теш табибы Светлана, Әнисә Зиннурова, Мифтахова Тәглимә, Саитова Мөнирә. Баш табиб булды Дәүләтбаев Ринатта, Ильясов Ранифта. Боларны әйтми калу булыр хата.

 

Үзәк район хастаханәсендә (ЦРБ) Көндәшледә туып-үскән, әтисе я әнисе Көндәшленеке булган, Көндәшле килене яки кияве булган 15 кеше эшли. Районның сәламәтлек саклау системасында Көндәшлеләр лаеклы урын тота. Бу безнең өчен зур горурлык. Аларга һәм барлык медицина хезмәткәрләренә зур уңышлар юлдаш булсын.

 

Әйдәң, дуслар, барыйк әле ЦРБ-га,

Бүген сүзләр әйләнерләр шул турыда.

Биредә бит эшли бик күп Көндәшлеләр,

Кул кушырып утырмыйлар, көн дә эшлеләр.

 

Иң әүвәле әйтеп китик без Гөлшатны

Кан басымың үлчәр, язар – ә син шатмы?

 

Әйтү тиеш аннан ике Гөлфияне,

Яшьлек дустым (гына микән?…) Әлфияне.

 

Әнисә һәм Ләйсән хирургия бүлегендә

Постларында нык торалар көн дә, төн дә.

 

Бу бүлекне җитәкли Айрат Кави улы,

Көндәшле оныгы Лениза белән бәйле тормыш юлы.

 

УЗИ-да Кәримов Эрнест, бик итагатьле,

Көндәшледән бит аның да җәмагате.

Шушы авылда башланды аның хезмәт юлы,

Безнең өчен гүя ул Көндәшленең үз улы.

 

Физкабинет Элиза – күрше киленебез,

Хафизовлар белән дә әйбәт күршеләр идек без:

Винар инде ничә еллар “Скорыйда” җилдерә.

Фәридә Фәттахова түгел безгә һич ят кеше,

ЦРБ-га алып килде аны яхшы эше

Акушер ул, булышты дөньяга килергә

Күпләргә. Шуңа лаек мактап сөйләргә.

 

Әтиләре Көндәшледән Илизаның, Илзиданың

Зур әнисе Көндәшледән терапевт Айгөлнең,

Югары тоталар алар медиклар данын.

Рушания Хабипова да безнең якташ кеше:

Безнең больниста башланган әтисенең табиб эше.

 

Язганнарым – сафта, бар лаеклы ялдагылары.

Рәшит Фәүзи улының тамырлары

Көндәшлегә бәйләнгән, беләм.

Ә Флүрә апа Хаҗиева горурлана

Көндәшле килене булуы белән.

Теш табибы Розалия апа җаваплы башкарды эшен,

Егерме ел артык йөреттем авызда куйган тешен.

 

Безнең якташ шулай ук Альбина Ярамил кызы,

Балачагының берничә елы Көндәшледә узды.

 

Хуш, Көндәшлеләр белән тәмам булды эш,

Бит, әле башкалар да исемләнергә тиеш.

Кардиолог Эмма, Алевтина, Рита, Гөлнара, Әнәрия

ЭКГ-да эшләүче кыз, Вероника һәм Лидия

Барысын да хәтерләмим (яшәдем шактый гомернең),

Онытылам сезне уйлап, әнә башымы Альцгеймерның?

 

Менә әле дә оныта яздым Әхәтова Римманы,

Оныта яздым Гөлсинә Галәетдинованы

Мин аларны онытырга тиеш идемме?

Берсе үземнең укучым, берсе – Көндәшле килене.

 

Читтә калмаска  тиеш Гүзәл Әнәсовна да

Аның кебек фидакарь табиб сирәктер ул дөньяда!.

 

Шушы исемлеккә тиеш Рамиля керергә

Лилиягә  тиешбез унай бәя бирергә.

Бүген бәйрәм, сезнең белән пациентлар да бәйрәм итә.

(Чирләүчеләр булмаса бит, һөнәр бетә).

 

Котлап бөтен бәйле кешеләрне медицинага,

Сүз бирәсем килә үзем бик тә хөрмәт иткән

Лидия Хисамовага:

“Лидия” дигән вино да бар,

Ләкин мин вино түгел.

Гел чирлисез дә киләсез,

Бу – безнең вина түгел.

 

Сезсез күңелсез, билгеле,

Без – сезгә кирәгрәк.

Озын сүзнең кыскасы шул:

Чирләгез сирәгерәк.

 

Коллектив зур, гуя оркестр, академия хоры.

Һәр хорның, оркестрның буладыр баш дирижеры.

Ә бу хор, оркестрны җитәкли безнең якташ.

Салават Фоат улы, укучыбыз һәм авылдаш.

Исемедә туры килә, әйтерсен Салават батыр.

Идарә итә шундый матур, чайкалдырмый уңга-сулга, дөбер-шатыр.

Болар һич тә буш сүз түгел, бу сүз растыр, сүзем хактыр!.

Сезне бәйрәмегез белән. Уены, чыны бергә язылды, гаепләмәгез. Эшегездә уңышлар, үзегезгә сәламәтлек юлдаш булсын.

Сезне ихтирам итүче Мәгдән Фазылов.

Полезные ссылки