/ Без рубрики/ Түбән Сикияз авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә Кабак бәйрәме оештырдылар

Түбән Сикияз авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә Кабак бәйрәме оештырдылар

… Көз – гаҗәеп матур, үзенчәлекле фасыл. Бу чорда тирә-як сихри бер гүзәллеккә чума. Агач яфракларына сарылган алтынсу-кызыл, шәмәхә һәм башка төсләр бөтен дөньяга бәйрәм төсе бирә. Кешеләр яшелчә бакчаларыннан җыеп алган мул уңышка карап соклана. Шушы ямьле мизгелләрдә  Түбән Сикияз авыл  китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә Кабак бәйрәме оештырдылар. Кичәдә әлеге яшелчәнең файдалы сыйфатлары, куллану даирәсе һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин булды. Бәйрәмдә катнашучылар исә сәламәтлек өчен файдалы һәм бик тәмле рецептлар белән уртаклашты. Әлеге яшелчәдән бәлеш, торт, коймак, кесәл, салатлар, икенче ашлар, хәтта варенье да әзерләп була икән. Килгән кунакларга «Бакча яме – кабак” исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә төрледән-төрле кабак сортларын күрергә мөмкин  иде.  Шунда ук кабактан тәмле-тәмле ризыклар пешерергә өйрәткән китап-журналлардан күргәзмә тәкъдим ителде. Бәйрәм төрле конкурслар, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмебез уңган хуҗабикәләребезнең кабактан әзерләнгән берсеннән-берсе тәмле бәлешләре, пироглары белән чәй өстәле янында дәвам итте. Кунаклар тәэссоратларын бүлешә-бүлешә, аларны тәмләп карады, бер берсе белән рецептлар белән уртаклашты.

Полезные ссылки