/ Новости/ Көндәшле авылы тарихыннан

Көндәшле авылы тарихыннан

“Араларның  ераклыгын кем якынайта?…”  (Мәгъдән Фазылов)

Әлеге сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин. Әгәр сүз физик ераклык турында барса, төрле маркадагы тизйөрешле автомобильләр, самолетлар, поездлар, су транспорты белән идарә итүчеләр, дип җаваплап була. Күңел аралыгы икән, яшьләр бер сүзсез, социаль  челтәрләрне, яңадан-яңа мобиль чараларны атаячаклар. Безнең буын исә бу сорауны популяр җыр сүзләре икәнлегенә игътибар итәчәк һәм бертавыштан “почтальон” дип аваз салачак. Әлеге язмада мин авылыбызның почта хезмәте тарихына кулдан килгәнчә күзәтү ясамакчымын.

Узган гасырның 70-нче елларына кадәр Көндәшледә почта бүлекчәсе булмый. Ул күрше Чокалы авылында урнаша, һәм аның белән Мөбәрәк Ахунов җитәкчелек итә. Авылда беренче почта хезмәткәрләреннән өлкәннәр Мәгъзүмә Гаян кызы Абдуллинаны хәтерлиләр, ул Чокалыдан, күп вакытта җәяүләп, почта алып кайта торган булган. Берникадәр вакыт китпаханәче булып та эшләгән.

Сугыш елларында бу вазыйфада Шәһидә Фазлыева (1925-2021) эшләгәне билгеле. Ул да җәяүләп, көн саен Чокалыдан сумкасына тутырып хатлар алып кайткан. Мәскәү төбәгеннән безнең якларга эвакуацияләнеп килүчеләр аны, үз итеп, Шура дип йөреткәннәр. Укый белмәгәннәргә Шәһидә Вәлинур кызы хатларны үзе укып биргән.

1964-нче елда бу хезмәткә Тимерхан Хәлимулла улы Хәбибуллин (1928 – 2005) тәгаенләнә. Намуслы, эшсөяр, партиянең тугры, гади бер солдаты булган бу кеше үзенә тапшырылган эшне зур җаваплылык тойгысы белән башкара. Аның карамагына ат беркетелә. Ул Көндәшле, Рәхимкул, Курач, Кәстәләү ( Костылево), Казанка авыллары өчен почта ташый. Аерым почта өе булмау сәбәпле, барлык гәзит-җурналлар, бандероль, посылка, хатлар, котлау открыткалары, телеграммалары Хәбибуллиннарның өендә саклана. Аларның өендә посылкалар алырга-салырга яки башка төрле йомыш белән көн саен якынча 100 кеше була. Өйгә генә сыя алмыйча, кайбер әйберләр ишегалдында тора, аларга беркем дә кагылмый, беркайчан берни дә югалганы булмый. Тимерхан ага өй эчендә бер почмакка һәр авыл өчен аерым шүрлекләр ясап, аларга тиешле почтаны җентекләп, пөхтә итеп тезеп куя. Ул вакытта бөтен пенсионерга акчаны почтальоннар тарата. Пенсия акчаларың тиенен-тиенгә чутлап, һәр кешегә аерым кәгазьгә төреп куя торган  була. Шулай ук һәр почтальонга лотерея билетлары пачкасы (аларны сатарга план бирелә) да бар. Тимерхан ага сәясәт белән кызыксынды, актив җәмәгатьче булды. Заманында ул спектакльләрдә уйнаган, озак еллар авыл клубында Кыш Бабай булган. Дөнья бәясе торырлык бу зат үзенең тапкыр сүзләре, мәзәкләре белән авылдашлар хәтерендә якты образ булып яши.

Җәмәгате Миңлебаян апа (ул Иске Янбайдан) авылның бер яртысында, Фәүзинә Әюпова Тау ягы дигән төбәкне эченә алган икенче ягында 20 еллап бергә почтальон, халыкча әйтсәк, хат ташучы булып эшлиләр. Ул вакытта вакытлы матбугат басмалары алдыручылар шул хатле күп була ки, кайбер көннәрдә, башта 1-2 урамга таратып, яңадан кайтып, гәзит-журналларны сумкага төяп, башка урамнарга чыгып китәргә туры килә. Бу эштә балалары да зур ярдәм күрсәтәләр.

1970-нче еллар башында Көндәшледә почта өчен махсус бина төзелә. Төрле елларда “Почта бүлекчәсе”, “Почта элемтәсе бүлекчәсе”, “Элемтә бүлекчәсе”, “Кибет–почта”  һәм башка исемнәр белән аталган бу йортта Нәсимә Саттарова, Наҗия Нурисламова, Зөльфия Хәмзиналар (соңыннан авыл хакимиятендә эшләр башкаручы) җитәкче булдылар. Ә 2005 елдан аның алыштыргысыз җитәкчесе – Фидалия Галимханова. Ул мәктәптә бик яхшы укыды. Аннан Бөредә кооперация буенча уку йортын тәмамлап, 10 ел “Росгосстрах” компаниясендә иминиятләштерү агенты булып эшләде. Гаиләләрендә ул һәм кыз тәрбияләделәр.

Әйткәндәй, бүген почтальон хезмәтендәге Рәмзия Хафизова һәм Әнисә Шәрәфетдиновалар гаиләләрендә икешәр бала тәрбияләнде. Рәмзия Фәрит кызы инде 13 ел шушы вазыйфада. Үз эшен бик төгәл башкара. Почтага барырга мөмкинлек булмаганда, һәртөрле түләүләрне аның аша өйдән башкарабыз. Ул зарланмыйча, сукранмыйча, безнең гозерләрне матур итеп үтәп килә. Әнисә  Фәрит кызы әле 2 ел гына эшли, кешеләр аны үз итәләр.Ул бу эшкә авылның бер яртысын һәм Рәхимкүлне озак еллар игелекле хезмәтләндергән Эльвера Әсләмова гаиләсе белән Балтачка күченгәч алынды.

Төрле вакытта почтальоннар булды Әлфия Лотфуллина, Марям Абдуллина, Асия Нәфыйкова, Хәмидә Әюпова, Эльза Зиннурова, Фидалия Нәҗметдинова, Гөлсинә Нәртдинова, Рәсимә Гәләетдинова, Мәгдинә Гәрәева, Минзилә Сәхипова, Алсу Арслановалар эшләде. Рәхимкүл авылын – Разия Нуриева, Нәзирә һәм Кәримә Арслановалар, Казанканыкы Мария һәм Варвара Патлосовалар, Курач авылын Лена һәм Леонид Юдиннар хезмәтләндерде. Курачта соңгы елларда, ире МХОда һәлак булган Людмила Пихтовникова хат ташучы булды.

Елның теләсә кайсы вакытында, яңгыр дими, кар дими, бу кешеләр абүнәчеләргә үз вакытында вакытлы матбугат басмаларын тапшырырга ашыктылар. Элек кайбер гаиләләр 8-12 шәр төрле гәзит-журналлар алдыра иде. Шуңа өстәп, посылкалар, котлау открыткалары, хатлар һәм әледән-әле кайгы телеграммалары да бирергә туры килә иде. Алар авылдашларга яңалыклар белән танышырга, төрле язмаларны укып ләззәтләнергә ярдәм иттеләр. Почта хезмәткәрләре заман белән бергә атлап, иҗтимагый тормышымның пульсында тордылар.

Почта бинасында шактый еллар Саклык банкы филиалы да урнашып торды. Артык акчаң булса, әллә кая йөрмисең, почтага барып аны “кассага саласың”. Тиз арада акча кирәк булса да, юнәлеш бер – почтага. Колхозчыларга хезмәт хакы да шушы филиал аша бирелә иде. Анда кассир булып Гөлфидә Гыйлемхан кызы Нәфыйкова эшләде. Ул 26 яшендә тормыш иптәшен гомерлеккә югалтып, 3 улын берүзе тәрбияләп аякка бастырды. Аңа инде 75 яшь. Төрле җирдә яшәсәләр дә, уллары, киленнәре, оныклары авылда ул яшәгән йорт юлына тузан төшермиләр.Соңрак ике тапкыр яңа тормыш башларга омтылып караса да – язмыштан узмыш юк – аңа бәхет елмайды  дип әйтеп булмый. Гөлфидә апа турында тәфсилләп яза башладым, моңа аның кассасына салган, алган, “тере”  акчалар этәрде. Карточкалар көннән-көн киңрәк кулланыла барса да, чын акча – чын акча инде ул. Район почтасында эшләгән пенсия таратучы Алияләр, Алсулар кулыннан алган акчаларның түш кесәңдә кыштырдавы, шытырдавы күңелгә ниндидер ышаныч тойгысы бирә. Вакытлы басмалар белән дә шулай.  Электрон язмалар нихәтле күп кулланылса да, кәгаздә басылган гәзит-журналларны уку тере кеше белән әңгәмәләшүгә тиң. Шуңа күрә, заманча технологияләр белән бергә, традицион почта хезмәтле дә әле озак еллар яшәргә хаклы дип саныйм.

 

 

Полезные ссылки