/ Новости/ "Йәшлек” битләрендә “Каурый каләм”челәр

“Йәшлек” битләрендә “Каурый каләм”челәр

Башкортстан Республикасы яшьләре гәзите “Йәшлек”нең бүгенге 10 ноябрь санында Балтач район Үзәк китапханәсендә оештырылган “ Каурый каләм” иҗатчылары кунакта.
Шагыйрә, гәзитнең мәдәният бүлеге хәбәрчесе Гөлнур Куатованың укытучы һәм остаз елына багышланган проекты “Изге һөнәр ияләре иҗаты” дип атала.
Бу иҗади проектта Үзәк китапханәдә күп еллар дәвамында даими эшләп килгән “Каурый каләм” шигърият һәм әдәбият сөючеләр клубы әгъзалары, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шигъри күңелле укытучы-остазлар да катнашты .
Аларның әледән- әле Республика һәм район гәзитләре битләрендә мәкаләләре, шигъри шәлкем, хикәя һәм нәсерләре чыгып торуын әйтмичә мөмкин түгел. Күпләре төрле конкурсларда лауреат исеменә лаек булдылар, алар арасында шулай ук үзнәшер юлы белән аерым китаплар чыгаручылар да бар. Һәрберсенең уңышлары турында һичшиксез мактау сүзләре генә әйтә алабыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.

Полезные ссылки