/ Новости/ Көндәшле авылында яшәүче Гөлфирә һәм Тәбрис Хиҗаповлар гаилә корып бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләделәр

Көндәшле авылында яшәүче Гөлфирә һәм Тәбрис Хиҗаповлар гаилә корып бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләделәр

Көндәшле авылында яшәүче Гөлфирә һәм Тәбрис Хиҗаповлар гаилә корып бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләделәр. Бу гәүһәр туй була. Алар икесе дә гөмерләре буена үзләре туган Көндәшле авылына, Тельман исемендәге колхозга тугры булып калган кешеләр.

Гөлфирә Лотфулла кызы 1945-нче елның 1-нче сентябрендә күп балалы гаиләдә дөнъяга килә. Абдуллин Лотфулла бабай (әтиләре, 1898-1972) ике тапкыр өйләнә. Беренче хатыныннан 4 бала: Әүхәт, Дәүлетҗан, Гафия һәм Гөлфирә, икенчесеннән (тәүгесе үлә) Назыйф, Мәдехәт, Мәгъдән, Хәниф туалар. Яшьтән өйдә, йортта, колхозда эшләп, эшсөяр, тырыш кыз булып үсә ул.

Тәбрис Халидар улы 1940-нчы 4 апрелендә туган. Ул сугыш чоры баласы, сугыш ятиме. Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Өч малайны әниләре Сәүдә әби берүзе карап үстерә, тәрбия бирә аякка бастыра. Үсеп җитеп армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул механизатор һөнәренә ия була һәм гөмере буена аңа тугры кала. Ул ДТ-54, ДТ-75 һәм башка тракторларны хезмәтләндерде, комбайнчы булды. Тәҗрибәле механизаторга 1980 еллар башында техника буенча бригадир вазыйфасын ышандырып тапшырдылар, ул аны зур җаваплылык белән үтәде. Тәбрис ага озак еллар авыл Сабантуйларында көрәш батыры булып мәйдан тотты. Шул рәвешле, хезмәттә дә, мәйданда да, “махы бирмәде”.

Алар 1963-нче елның көзендә кавыштылар. Ул вакыйга – үзе бер тарих. Эш шунда ки, егет белән кыз дуслашып йөрсәләр дә, әлегә өйләнешү турында килешенмәгән. Гөнаһ шомлыгы, шәһәрдә яшәүче, укыган, перспективалы бер егет кисәге кыз эзләп авылга килеп чыга. Бер ничә туганы Гөлфирәне димлиләр, кызның үзен үгетлиләр. Эш инде никахка табан бара. Моны ишеткән Тәбрис кыз өенә юнәлә һәм бөтен кеше алдында: “Нишләп утырасың монда бу кешеләр белән? Әйдә киттек!”,- дип Гөлфирәне җитәкләп алып чыгып китә. Баһадир гәүдәле, көрәш батыры булган Тәбрискә каршы килергә берсе дә батырчылык итми. Шушы “визит” аларның уртак язмышын хәл итә дә инде. Менә нинди тәвәккәл кеше булган Тәбрис ага, мәхәббәте өчен көрәшә белгән. Ул Гөлфирә апага, яратып, һәрвакыт Гөлнур, Гөлнурым дип эндәшеп яшәде, әле дә шулай.

Гөлфирә апаның хезмәт юлы колхозда савучы булып башлана. Озак еллар авыл Мәдәният йортында җыештыручы булып эшләде. Клубның элекке хезмәткәрләре хәтерләвенчә, ул үз эшенә зур җаваплылык белән караучы техник эшчеләрдән була. Әйтик, җәй көне шәхси хуҗалыкларга печән хәзерләргә санаулы гына көннәр бирелә. Кичкә табан, балалары белән бергә печән эшләп кайтучы Гөлфирә өенә түгел, бәлки турыга клубка туктала. Кичке кино саен сына яки “вечер” дип атаучы күңел ачу кичәсенә клуб заллары идәннәрен тиешенчә юып, җыештырып чыгалар. Соңыннан ул колхозның кирпеч заводында хезмәт салды. Балалар бакчасында техник хезмәткәре булды.

Хиҗаповлар икеседә хезмәт ветераннары, намуслы эшләгәннәре өчен бирелгән Мактау грамоталары, бүләкләре бар.

Балаларның күптән инде үз балалары үсеп җитте, оныклар бар. Алсу – Уфада, Булат, Илшат – Бөредә. Яннарында кызлары Раушания. Хиҗаповлар дөнъялар матурлыгына сокланып, бәхетле картлыкка куанып, парлы тормышның җиденче дистә ишеген ачтылар.

Мәгъдән Фазылов, Эльза Зиннурова.

Полезные ссылки