/ Новости/ Шигырьләр түшәлгән сукмактан

Шигырьләр түшәлгән сукмактан

Үзәк китапханәдә оештырылган очрашу Йәшлек” республика яшьләре  гәзитенең Рәсәйдә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы уңаеннан  “Изге һөнәрле ижатчы” проекты чикләрендә үтте. Ул республика шәһәр һәм районнарында укытучы булып эшләгән, иҗат белән шөгыльләнгән кешеләрнең әсәрләренә республика басмасы битләрендә урын бирү, аларны республикага танытуны үз эченә ала. Бу иҗади  проектта Үзәк китапханәдә күп еллар дәвамында  даими эшләп килгән “Каурый каләм”  шигърият һәм әдәбият сәючеләр клубы әгъзалары, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шигъри күңелле укытучы-остазлар да катнашты. Алар белән очрашу өчен  быел үзенең 100 еллык юбиллен билгеләгән “Йәшлек” гәзитенең мәдәният бүлеге хәбәрчесе Гөлнур Куатова  килгән иде.

Гөлнур Куатова шагыйрә, журналист. Аның шигырьләренә композиторлар моңлы җырлар иҗат иткән. Кичәне алып барган Зилә Сәитова белән Лена Зарафетдинова Гөлнур Вил кызының кыскача биографиясе, тормыш, иҗат юлы белән таныштырдылар, үзешчәннәр аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар. “Дога кылам” дигән шигыренә балтачлы Рәзидә Әхмәтова иҗат иткән җырны автор Рәзидә Әхмәтова үзе башкарды. Ә Илһам Шәймөхәмәтов “Бу тормыш” дигән шигыренә көй язган. Әлеге җырның премьерасы шулай ук автор Илһам Шәймөхәмәтов башкаруында яңгырады. Танылган композитор Флюрә Шәрипова көенә   “Мин көзләргә гашыйк”  җырын Гөлназ Шәрифуллина башкарды.

Шигырьләрен  Гөлназ Гайфуллина, Гөлчирә Миннегалиева , Альбина Гыйләҗева, Әминә Гафаровалар  укып ишеттерде. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Шәймөхәмәтова чарада катнашучы каләмдәшләрен сәламләп бу проектны хуплавын әйтте, аны дәвам итеп, уйлаганнарны башкарып чыгуда уңышлар теләде. Кичәнең икенче өлешендә Гөлнур Куатова аларга үзенең бер шәлкем шигырьләрен укыды һәм гомерләрен изге һөнәргә багышлаган, кулларына каләм тотып уй-кичерешләрен башкаларга җиткергән, иҗат ялкынында янып яшәгән иҗатташ дусларына истәлекле бүләкләрен тапшырды.Гөлшат Ихсанова, Зөһрә Сәләхова, Нәфис Хәмәтнуров, Мәгъдән Фазылов, Гөлнара Сабирова, Линеза Нуртдинова, Миләүшә Касыймова, Флидә Галиева, Фируза Сираева , Роза Гәрәева, Әхнәф Мазһаров, Ханис Хәҗимов, Гөлнара Шәймөхәмәтовалар  иҗаты бер кешене дә битараф калдырырлык түгел.

Шулай ук  Балтач районы башкотлары королтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова  “Каурый каләм”челәргә  рәхмәт хаты, китапханәбезнең директоры Әлфидә Гатиф кызы , киләчәктә дә  очрашулар  насип булсын , дип Гөлнур Вил кызына бүләкләрен тапшырдылар.

Кичә барлык килгән кунакларга матур көннәр, иҗати уңышлар теләп Алсу Әхмәтсафиеваның  “Бәхет телим” җыры белән тәмамланды.

Уфа кунакларыбыз сәфәрләрен “Батырша” исемле музейда  дәвам иттеләр.

 

 

 

Полезные ссылки