/ Новости/ Шигърият иленә сәяхәт. Көндәшле авылының каләм тибрәтүчеләре

Шигърият иленә сәяхәт. Көндәшле авылының каләм тибрәтүчеләре

Көндәшле авылында әдәбиятка, шигърияткә, җыр-моңга һәвәс халык яши. Үзләренең хис-тойгыларын рифмаларга салып музыкаль авазларга төреп бирүчеләр, ягъни иҗат белән шөгелләнүчеләр дә бар. Шушы елның 28 ноябрендә район мәдәният сараенда узган “Изге һөнәрле иҗатчы” дип аталган шигриять бәйрәмендә катнашып, үз иҗат иткән җимешләре белән уртаклашты.

Бу кичәне Русиядә игълан ителгән Укытучы һәм Остаз елы кысаларында район үзәкләштерелгән китапханәсе оештырды. Республиканың “Йәшлек” гәзитенең бүлек мөдире, танылган шагыйрә Гөлнур Куватова һәм районыбызда яшәп иҗат итүче сәләтле шәхес Гөл Миһади – район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәймөхәмәтовалар бәйрәмнең төп кунаклары булдылар.

Кичәдә районыбызның танылган каләм осталары белән бер рәттән  Көндәшлеләр дә уңышлы чыгыш ясадылар. Лаеклы ялдагы укытучы Нәфис Хәмәтнуров район тарихына багышланган язмалары, үзенчәлекле шигырьләре белән чыгыш ясый. Әлеге кичәдә ул үзенең сүзләренә Элвира Хәмәтнурова көй язган “Көндәшлем” җырын башкарып, алкышларга лаек булды.

Илһам Шәймөхәматов автор-башкаручы буларак билгеле. Ул Гөлнур Куватова сүзләренә иҗат ителгән “Бу тормыш” җырын башкарды. Илһам Ильяс улының чыгышы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

“Көндәшле Атнабае”. Мондый бәя тамашачылар һәм бәйрәмнең кунаклары тарафыннан Мәгъдән Фазыловка бирелде. Ул мәшһүр шагыйрь  йогынтысында язылган “Без – алтмышлар”, укытучы – новатор В.Ф. Шаталовтан тәрҗемә ителгән “ Мәсьәлә” һәм нечкә юмор белән сугарылган “Урта – Уралга” шигырьләрен тәкъдим итте. Аның шигырьләре югары бәя алды. Гөлнур Вил кызы мондый иҗатка “Йәшлек”тә юллар ачык икәнен белдерде. Ул, башка иҗатчылар белән беррәттән, авылдашларыбызга “Йәшлек” гәзитенең Рәхмәт хатын тапшырды. Ә икенче бүләкне Балтач районы муниципаль район башкортлары корылтае башкарма комитетының Рәхмәт хатын иҗат әһелләре район Мәдәният сарае директоры Гөлфия Зыязетдин кызы Шәисламова кулыннан алдылар.

Якташларыбызга илһамлы иҗат, барлык әдәби иҗатчыларга иҗади уңышлар, яңа биеклекләр һәм иҗади җинүләр юлдаш булсын.

 

Эльза Зиннурова

Полезные ссылки