/ Новости/ Китапханәдә - яңа китап

Китапханәдә – яңа китап

Балтач үзәк китапханәсенә  райондашыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортостанның һәм Россияның журналистлар берлеге әгъзасы, тарихчы Хәнис Ситдыйк улы  Хаҗимов  “Замандашлар” дип исемләнгән өр-яңа китабын бүләк итте.

Бу китапка тарихи белешмәләр,туган жирдә күркәм хезмәт үрнәкләре күрсәткән якташларыбыз,  эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп яшәүче гаиләләр турында очереклар, матбугатта күренеп килгән язмалар тупланган.

Хөрмәтле Ханис Ситдыйк улы! Без Сезгә чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә ныклы  сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар, бары тик шатлыклы вакыйгалар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез! Иҗат чишмәләрегез һәрвакытта ургылып аксын, китап  укучыларыбызны киләчәктә дә яңадан-яңа әсәрләрегез белән сөендереп торырга язсын!

Китапның дөнья  күрүендә хезмәтләре, көчләре  кергән  игелекле кешеләргә  сәламәтлек, гаилә бәхете,  уңышлар телибез!

Полезные ссылки