/ Новости/ Көндәшле авылы китапханәсенең актив укучысы, “Акчарлак” клубының әгъзасы Светлана Кадим кызының юбилеена

Көндәшле авылы китапханәсенең актив укучысы, “Акчарлак” клубының әгъзасы Светлана Кадим кызының юбилеена

2024-нчы ел башы белән аның беренче юбиляры билгеле булды. Ул – менә инде 35 ел  Көндәшле урта мәктәбендә җыештыручы булып эшләүче Светлана Кадим кызы Хәмәтнурова. Алар 4 кыз туган иде: Кадрия, Миләүшә, Светлана һәм Дания (инде вафат). Бала һәм үсмер чакларында язмыш аларны бик иркәләп бармады. Башта әтиләре, аннан әниләре дөнья куйды. Өлкән кызлар кечеләрен карап үстереште, дөресрәге, бу кызлар үз-үзләрен үстерделәр, үзләрен үзләре тәрбияләделәр, дисәм, һич хата булмастыр.

Светлана бик итагатъле, ягымлы, ярдәмчел, кешенең хәленә керә белә. Аның юбилеен котлап теләкләремне шигъри юлларга салып бирергә булдым. Әйтергә кирәк, ул – минем беренче укучыларымнан берсе.

Ихтирам белән Мәгъдән Фазылов.

 

Саный-саный көннәреңнедә эштә

Вакыт җебен килеп җитте күркәм яшькә

Елмаясын якты кояш кебек үзең,

Туганнарга, дус-ишләргә ачык йөзең.

Лаеклысың син мактауларга, алкышларга,

Авыр булды бала чактагы язмышлар да.

Нинди генә авырлыклар үткәрсән дә,

Аллаһы Тәгалә ташламады, изге бәндә.

 

Көн артыннан көннәр тора үтеп,

Алда тагын күркәм тормыш торсын көтеп.

Дөньядагы изгелекнең син – үрнәге.

Илшат белән ифрат та пар килгәнсез

Моңа барчабыз торабыз сөенеп.

 

Кызларыгыз һәм улыгыз акыллылар,

Ырамлы атлыйлар тормыш юлыннан.

Зилә, Зифа, Ильгиз, кияүләр, килен

Ышанычлы кешеләре Туган илнең.

 

Киләчәктә язсын, алгы гөмергә,

Оныкларның туйларында биергә.

Туруннарны шыпылдатып сөяргә,

Любовым- Илшатым, без бәхетле дияргә.

Аллаһ биреп, сезне данлар һәм мактар

Ул-кызлар, килен-кияүләр, оныклар, правнуклар?

 

 

Хәмәтнуровларның төп йортында,

Әфәрин, дим, син төп килен булдың.

Мөхәббәтле, мәрхәмәтле күңелең белән

Әлхәмделиллаһ, зур саваплар алдың.

Ташламыйсың ярдәмеңнән беркемне дә,

Нинди матур эшлисең син мәктәбеңдә.

Уеннарда, концертларда син сәхнәдә.

Риза синнән яшьләре дә, өлкәннәрдә.

Орден бирер идем тормышың, эшең өчен

Валлаһи, дим, әгәр җитсә көчем.

Анда түгел, әлбәттә, эшнең башы.

Гадисең дә, гаделсен дә үзең,

Аллаһы боерса, барсы булсын яхшы.

Юбилеең котлы булсын, әй, хезмәттәш,

Булдык күрше дә заманында, гел дус, иптәш.

Исламдагыча, син – чын хатын, син чын –ана,

Лаеклысың хөрмәт-данга, Светлана.

Еракларда яшьлек, балалыгың,

Йөзек кашы үзең, балаларың һәр оныгың.

Гаиләнең, ирнең син – ныклы тоткасы,

Алгы көндә яхшы булсын барчасы.

Полезные ссылки